Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423582, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Кайманова, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-541-28-15 |
| E-Mail: | sch15.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ № 15" НМР РТ |
| Руководитель: | Фалина Луиза Геннадьевна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 888 (из них иностранных граждан 4) |
| У нас учат: | 56 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 ( 307 ) 308 309 310 >>
-
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе 24.02.2015

Мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе дәвам итә. Шул уңайдан 24 нче февраль көнне Г.Тукайга багышланган “Мәңгелек чишмә” дип аталган әдәби кичә узды. Тукаебызның тормыш юлы, ижаты буенча һәм әкиятләре буенча рәсем күргәзмәсе оештырылды. Рәсем күргәзмәсендә 6А, 6Б, 6В,7А сыйныф укучылары катнашты. Барлык укучылар да, Тукай әкиятләренә нигезләнеп, рәсемнәрен бик тырышып ясаганнар. Нәтиҗәдә I урынга – 7А сыйныф укучысы Грачева Кристина, 6А сыйныф укучысы Михайленко Екатерина, II урынга - 6Б сыйныф укучысы Роменская Екатерина, III урынга - 6В сыйныф укучысы Дегтярев Семен лаек булды. Алга таба да укучыларга уңышлар телибез!
-
«Тукай иҗаты мǝңгелек!» темасына китапчыклар бǝйгесе 21.02.2015

Мәктәптә татар теле атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан, 20 нче февраль көнне, 4нче А, В, Г сыйныфы укучылары «Тукай иҗаты мǝңгелек!» исемле китапчыклар бәйгесендǝ катнашты. Барлык укучылар да, Г.Тукай ǝкиятлǝренǝ нигезлǝнеп, үзлǝренең иҗади эшләрен тырышып башкарган. Нǝтиҗǝдǝ I нче урынга 4 нче А сыйныфыннан Боженова Людмила, II нче урынга - 4нче А сыйныфы укучысы Генералов Тимур, III нче урынга 4 нче В сыйныфы укучысы Егибекова Адилǝ лаек булды. Бәйгедә катнашкан һәр укучыга рәхмәтебезне белдерәбез! Иҗади уңышлар сезгә, укучылар!
-
Мәктәптә татар теле атналыгы дәвам итә 21.02.2015

“Түбән Кама шәһәрендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре,
гореф-гадәтләре” исемле рәсемнәр бәйгесе.
Мәктәптә татар теле атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан төрле бәйгеләр оештырыла. “Түбән Кама шәһәрендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре” исемле рәсемнәр бәйгесе 20 феврал көнне узды. Бәйгедә катнашучылар эшләрендә күбрәк татар халкының милли бәйрәме Сабантуй күренешләрен тасвирлаганнар. Бәйгенең җиңүчеләре: 3б сыйныфы укучысы Исмәгыйлев Самат, 9а сыйныфы укучысы Мамзикова София, 7а сыйныфы укучылары Митягина Ирина һәм Левша Дмитрий. Бәйгедә катнашучы һәр укучыга рәхмәт!
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2015

2000 елдан башлап бу көн зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә шул уңайдан “Һәр йомгакның була үз сере” дип аталган чара булып узды. Очрашуга укучылар белән берлектә аларның әби-бабалары да чакырылган иде. Хөрмәтле кунакларыбыз да булды, алар - “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Абдуллин Фәтхулла абый, Аксакаллар шурасы әгъзасы Минһаҗев Суфьян абый, “Югалган эзләр” китабы, күп кенә хикәяләр авторы Имамов Фәрит абый һәм мөхтәрәм кунагыбыз Әнүзә әби. Сөйләшү буыннар чылбыры турында, әби-бабайларның балаларга милли тәрбия бирүдә тоткан урыны турында барды.
-
Памяти Михаила Федосенко 21.02.2015

Ученики 9А класса средней школы №15 приняли участие в мероприятии, посвященном памяти члена Союза российских писателей Михаила Федосенко. Вечер состоялся в Доме дружбы народов города Нижнекамска.
Писателю, поэту и журналисту Михаилу Федосенко в этом году исполнилось бы 65 лет. На мероприятии присутствовали его родственники, друзья и коллеги, которые вспомнили творчество известного нижнекамца.
Михаил Леонидович буквально жил стихами. Его творчество оставило большой след и в жизни города. Немало своих стихов он посвятил Нижнекамску.
-
«Без татар телен яратабыз» 21.02.2015

Республика күләмендә оештырылган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә безнең мәктәп укучылары да актив катнашалар. 3а һәм 3б сыйныфы укучылары, өлкәнрәкләрдән үрнәк алып, “Магнит” сәүдә үзәгендә менеджерлар белән берлектә «Без татар телен яратабыз» исеме астында уен оештырдылар. Укучылар, сатып алучылар белән әңгәмә оештырып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләп, кибет хезмәткәрләре белән татар телендә элемтәгә керделәр. Чарада 16 укучы катнашты.
-
“Мин татарча сөйләшәм!” 20.02.2015

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина.
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә ияреп, татар теле атналыгы кысаларында 20 февральдә мәктәптә Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде. Бу чарада 8 А һәм Б сыйныфы укучылары катнашты. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын, талантларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Чара барышында аларның язучы иҗатын һәм тормыш юлын кызыксынып тирәнтен өйрәнүләре күренде. Ике команда да мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
-
“Дәреслек бәйрәме” 20.02.2015

20 февраль көнне 2 А һәм Б сыйныфы укучылары өчен “Дәреслек бәйрәме” үткәрелде. Дәреслектәге шигырьләрне оста итеп сөйләү белән беррәттән укучылар табышмак чишүдә дә тапкырлыкларын күрсәттеләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Ләйсән Минсәгыйть кызы чара барышында бик кызыклы фактларга тукталды. Беренче дәреслекләр тарихы балаларны аеруча кызыксындырды. Укучылар әлеге очрашудан күтәренке кәеф белән таралышты.
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ!!! 19.02.2015

Поздравляем Багауова Айдара, ученика 10а класса, занявшего 1 место в соревнованиях по лыжным гонкам среди Совета отцов образовательных учреждений. Молодец! Так держать!
-
Предметные олимпиады школьников начального и среднего звена 19.02.2015

В целях повышения эффективности подготовки учащихся к предметным олимпиадам для учащихся начального и среднего звеньев, проводится муниципальный этап предметных олимпиад для учащихся 11 по 20 марта по графику (ССЫЛКА)















