Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида №5 "Айгуль" п.г.т. Камские Поляны Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423564, Республика Татарстан Нижнекамский район п.г.т. Камские Поляны д.2/18 |
| Телефон: | +7(855)-533-92-31 |
| E-Mail: | Dou5.Aygul.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 «Айгуль» п.г.т. Камские Поляны НМР РТ |
| Руководитель: | Файзиева Алсу Рифнуровна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 82 воспитанника |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости детского сада №5 "Айгуль
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк
Опубликовано: 25.12.2012
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”
2012 нче ел – Татарстанда тарихи мәдәни мирасы елы дип игълан ителде, Түбән Кама районында – халыклар дуслыгы елы, ә Кама Аланы бистәсенә 30 ел тулды.
Айгөл балалар бакчасында ел дәвамында шушы тарихи даталарга багышланган чаралар үтте. Без үзебез яшәгән төбәкнең тарихын, мәдәнятен өйрәнергә hәм яшь буынга өйрәтеп калдырыга тиешле.
15 декабрь көнне уртанчылар,зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында “Минем туган төбәгем – гүзәл Кама буйлары... “ дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Аны оештыручылар hәм алып баручылар – татар теленә өйрәтүче тәрбияче Талипова Р.К. hәм тәрбияче Евдокимова О.В. Музыка залы матур итеп бизәлгән, балалар да, тәрбиячеләр дә, килгән кунаклар да күз явын алырлык милли киемнәргә киенгән иде.
Бәйрәмдә балалар туган илебез, туган телебез, туган җиребез турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, халык уеннары уйнадылар, Кама Аланының 30 еллыгына багышланган видеоязма карадылар.
Бистәбездә төрле милләт халыклары дус hәм тату яши. Бүгенге чара шуны чын мәгънәсендә исбатлады. Бәйрәмебез кунаклары: Кама Аланында туып, озак еллар шунда яшәүче, сугыш чорының ачлыгын, ялангачлыгын үз җилкәләрендә татыган Макаршина Е.Н., Агеева Г.В. hәм Түбән Уратьма авылыннан “Көмеш чишмә” ансамбле солистлары Емельянова Н.Н., Назарова З.Н., Захарова А.Н.
Кунакларыбыз балаларга Кама Аланы тарихы турында; кичләрен җыелып, җырлар җырлый – җырлый фронтовикларга җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләүләре турында сөйләделәр. Шул вакыттагы җырларны җырлап күрсәттеләр, Назарова З.Н. авыз гармонында уйнады.
Балалар тын да алмыйча җөн эрләгәнне, бәйләм бәйләгәнне, туку станогында эшләгәнне бик игътибар белән тыңлап утырдылар. Аннан соң бергәләшеп татар, рус, чуваш халкының җырлы уеннарын уйнадылар. Балалар, тәрбиячеләр, чакырылган кунакларның чыгышлары бер – берсенә бәйләнеп, аралашып барды.
Бүгенге бәйрәм балалар күңелендә туган илебезгә, анда яшәүче халыкларның мәдәниятенә карата мәхәббәт, уңай эз калдыргандыр дип ышанасы килә.
К списку новостей











