Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребенка-детский сад № 95 «Мы» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, РТ, г. Нижнекамск, пр.Мира, д. 84А |
| Телефон: | +7(855)-544-76-64 |
| E-Mail: | Dou95.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Центр развития ребенка-детский сад № 95 «Мы» НМР РТ |
| Руководитель: | Кужабекова Наталья Тимирбаевна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 285 |
| У нас учат: | 25 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребенка-детский сад № 95 «Мы» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан - новости
Нәүрүз
Опубликовано: 24.03.2026Хуш киләсең, Нәүрүз!
Нәүрүз - язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме - ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә. Бакчабызда көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздылар. Нәүрүз бәйрәмендә барлык зурлар төркеме балалары катнашты. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде. Балалар кунакларга җырлап, биеп, татар, рус халык уеннарын уйнап күрсәттеләр. Бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикәне күргәч балалар тагын да җанланып киттеләр. Бәйрәмгә карата кызыксынулары артты. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
К списку новостей







