Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребенка - детский сад №92 «Ладушки» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Нижнекамск, Проспект Мира, д.99 |
| Телефон: | +7(855)-549-99-76 |
| E-Mail: | Dou92.Nk@tatar.ru Вконтакте: https://vk.com/public211699090 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ «ЦРР - детский сад №92 «Ладушки» НМР РТ |
| Руководитель: | Сорока Марина Николаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 323 |
| У нас учат: | 24 педагогов |
Новости МАДОО "ЦРР - детский сад № 92 "Ладушки"
Сабан- Туй
Опубликовано: 23.06.2017Бүген безнең бакчабызда татар халкының көтеп алган, яраткан бәйрәме – Сабантуй узды. Матур кояшлы җылы көн үзе дә бәйрәмебезгә ямь өстәп җибәрде. Бу бәйрәмгә әзерлек инде бакчада күптән барды. Чөнки язның иң беренче көннәреннән инде бакчабызда зур проектны оештыру процессы башланды. Проект “Милли халыклар берлеге” дип атала. Тәрбиячеләр һәм балалар Татарстанда яшәгән төрле милләт вәкилләре, аларның гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше һ.б. турында танышты, укыды, мәглүмат алышты. Ә инде көттереп алган Савбантуй бәйрәменә һәр төркем берәр милләт халкын күрсәтергә булды. Шулай итеп, бәйрәмебезгә бүген, татар һәм рус милләте вәкилләреннән тыш, мари, чуваш, украин, башкорт, үзбәк халыклары да (балалар) килгән иде. Билгеләнгән милләтнең костюмнарын гына түгел, ә аларның бию-җырларын да бүләк иттеләр безгә бүген бакчабыз балалары, тәрбиячедәре һәм, әлбәттә, әти-әниләре. Сабантуйда уйнала торган капчыкта сикерү, ат чабышы, канат тарту, су ташу, йомырка кабып йөгерү кебек уеннары белән бергә үрелеп барган бүйрәмебезне балалар тарафыннан өйрәнелгән марича котлаулар, татарча җырлар, үзбәкчә һәм чувашча биюләр бизәп барды. Сабантуй бәйрәме бик күңелле, җанлы үтте.
К списку новостей










