Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Нижнекамский музыкальный колледж имени Салиха Сайдашева»
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, РТ, г. Нижнекамск, площадь имени Н.В. Лемаева 12 |
| Телефон: | +7(8555)-36-07-64 |
| E-Mail: | mk.nmk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | НМК имени С. Сайдашева |
| Руководитель: | Прокопьева Ольга Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 90 студентов |
| У нас учат: | 50 преподавателей, 5 концертмейстеров |
Историческая справка (татарча)
Татарстан Республикасының Чулман ярлары буенда урнашкан Түбән Кама Рәсәйнең мәдәни тормышында зур үсеш алган кечкенә шәһәрләр арасында күренекле урын тота. Музыка көллияте шәһәрнең һәм районның музыка үзәге булып тора (элек - училище).
Бу уку йорты 1969 елда шәһәр хакимияте карары буенча ачылды. 1971 елдан башлап училище горурлык белән татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исемен йөртә. 2008 елның апрелендә үткән Дәүләт аккредитациясе нәтиҗәләре буенча училищега көллият статусы бирелде.
Күп еллар дәвамында җитәкчелек иткән директорлар: Л. А. Джураев (1969-1972 еллар), И. Г. Алмазов (1973-1977 еллар), З. Х. Әхмәтҗанов (1978-1989 еллар), Г. З. Фәйзуллин (1989-1995 еллар), Ф. Ч. Гайсин (1996-2004 еллар), С. А. Бакашева (2005-2011 еллар), А. Н. Гыйләҗев (2012), училищены оештыруга, аның үсешенә зур өлеш керттеләр.
Уку йортына нигез салынганнан бирле музыка көллияте балалар музыка мәктәбе укытучылары, хор, ансамбль җитәкчеләре, оркестр артистлары хәзерләп чыгарды. Көллиятне тәмамлаучылар белән чын мәгънәсендә горурлана алабыз, чөнки алар арасында республика күләмендә танылган музыкантлар, Татарстан Республикасының атказанган артистлары бар. Композиторлар берлеге рәисе – композитор Рәшит Кәлимуллин, Гүзәл Мөхәмәтдинова, Ленар Айкаев, җырчылар Рафаэль Сәхәбиев, Зөһрә Шәрифуллина, Резедә Галимова, Татьяна Мазуренко, Алсу Хисамиева һәм башкалар.
Түбән Кама музыка көллияте хаклы рәвештә үзенең тырыш, эзләнүчән, иҗади педагоглары белән горурлана ала. Бүгенге көндә педагогик коллективта эшләүче укытучыларның һәм концертмейстерларның яртысын диярлек көллиятне тәмамлаучылар тәшкил итә.
Түбән Кама музыка көллияте укытучылары һәм студентлары күп еллар дәвамында нәтиҗәле музыка-агарту эшләре алып баралар. Көллияттә берничә иҗади коллектив эшли (халык уен кораллары оркестры, камера оркестры, скрипкачылар ансамбле, тынлы һәм бәрмә уен кораллары оркестры, “Хорга дирижерлык итү” һәм “Җыр сәнгате” бүлекләре хоры). Бу коллективларның һәркайсы үз репертуары һәм костюмына, камилләшкән үз музыкаль бизәлешенә һәм башкару алымнарына ия. Шуңа да аларның һәркайсы мөстәкыйль, үзенчәлекле коллектив булып яши, тамашачының ихтирамын яулый. Шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле чараларда актив катнашу студентларның һөнәри эшчәнлек күнекмәләрен камилләштерүдә мөһим роль уйный.
Музыка көллиятендә студентлар советының актив һәм уңышлы эшчәнлеге алып барыла. Шулай ук студентларга фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнү мөмкинлекләре бар (“Контрапункт” түгәрәге), даими рәвештә “In music perfectus” газетасы басылып чыга.
Көллиятне тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру һәм музыка белгечләренә ихтыяҗлык уку йортының дәрәҗәсе турында ачык сөйли. Уку йортын тәмамлаучыларның барысының да диярлек югары уку йортларына укырга керүе аларның югары профессиональ дәрәҗәгә ия булуларын күрсәтә. Көллиятне бетерүчеләрнең кайберләре укуларын чит илләрдә (Канада, АКШ, Япония, Греция) дәвам итәләр.
Хәзерге вакытта Түбән Кама музыка көллияте фәннәрне югары дәрәҗәдә һәм тирәнтен үзләштерү максатыннан чыгып төзелгән программалар нигезендә белгечләр хәзерләүне тормышка ашыра.








