Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесе
Опубликовано: 14.03.2012
13 нче мартта 14 нче лицейда Түбән Кама муниципаль районы күләмендә укучы балаларның сыйныф коллективлары арасында “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең III нче төбәкара туры үткәрелде. Анда 14 нче лицей, 33 һәм 19 нчы мәктәпләрнең җиңүче дип табылган сыйныф коллективлары төркемнәргә бүленеп тыңланды. 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче сыйныфлар арасыннан бик яхшы җырлаучы сыйныф коллективлары сайлап алынды. Бәйгедә 14 нче лицейдан 2 нче Г (Кашапова Э.Р.) “ Шома бас” - Г. Насыйри сүзләре, халык көе; “ Укытучыма” – Э. Авзалова сүзләре, М.М. Яриева музыкасы; 5 нче Г (Әбуярова С.М.) “Ай былбылым..” – татар халык җыры, “Татарстаным” – М. Минһаҗев сүзләре һәм көе; 8 нче Л сыйныфы укучылары (Галиева Г.Ф.) – “Көрәшчеләр җыры” – Марс Хафизов сүзләре, И. Хисмәтуллин музыкасы; “Әтиемә” – Н. Тукмачев сүзләре, Г. Әсхәдуллин музыкасына язылган җырлар белән катнаштылар.
IY этап – шәһәркүләм йомгаклау туры (2012 нче елның 20 нче апрелендә) И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда 13.00 сәгатьтә уздырыла. Бәйгедә һәр төбәкнең 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче сыйныфлары арасында җиңүче дип табылган сыйныф коллективлары катнаша.
Абдуллов А.А., Габдуллин И. Н., Кашапова Э.Р., Галиева Г. Ф. җитәкчелегендә 2 нче Г һәм 8 нче Л сыйныфы укучыларын IY турга үтүләре белән кайнар котлыйбыз! Сынатмассыз, җиңүләргә ирешерсез дигән өметтә ышанып калабыз!
К списку новостей













