Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Бәхет йолдызы
Опубликовано: 30.11.2015Бәхет йолдызы
Бәхетлеме мин бу җирдә?
Бәхетсез димәс идем...
Әгәр шулай була калса,
Мин җиргә килмәс идем...
Бәхет ... Җир йөзендәге иң татлы, йөрәккә якын сүзләрнең берседер ул. Дөрес, һәр кеше аны үзенчә аңлый: кем өчендер ул – байлык, кемгәдер – сәламәт булу, башка берәүләргә - куйган максатыңа ирешү. Саный китсәң, каләмеңнең карасы кимүен сизми дә калырсың... Шәхсән, үземә - әти-әнием, туганнарым, якыннарымның сәламәт булып гомер итүе – иң олы бәхет. “Бәхет акчада түгел” төшенчәсе белән дә тулысынча килешәм. Гади мисал: мәсәлән, бер агачтан ничә миллион шырпы ясап була, ә шул бер шырпы кисәге белән бөтен урманны һәлак итәргә мөмкин бит... Тормыш шулай шул ул...
Г.Тукай әйтмешли, сүз башым бит – бәхет... Бу сүз белән бәйле нинди генә төшенчәләр юк... Шигырьләр (Х. Туфан “Бәхет”), хикәяләр (Ф. Латыйфи “Ишелеп төшкән бәхет”), кибет исемнәре (“Бәхетле”) дисеңме... Әле шундый “Бәхет йолдызы” исемле III республикакүләм фестиваль-бәйге дә бар. 27 нче ноябрь көнне безгә дә бу бәйгедә катнашырга насыйп булды. Һәр укытучы үзенең иң оста укучысын сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесенә әзерләп, Яр Чаллы каласына юл тотты, үз бәхет йолдызына лаек булып, югары нәтиҗәләргә иреште:
Бәхтиев Тимур (2г сыйныфы) - II дәрәҗәдәге лауреат дипломы (җитәкчесе – Шмелева Л.Г.);
Рафикова Ландыш (2а сыйныфы) – III дәрәҗәдәге диплом (җитәкчесе – Идиятова Р.М..);
Ганиева Радмила (3в сыйныфы) – III дәрәҗәдәге лауреат дипломы (җитәкчесе – Хәкимова В.Г.);
зурлар төркеме арасында:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдушова Рузилә Рафаэль кызы I дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
“Йөргән таш шомара, яткан таш – мүкләнә” ди, татар халык мәкале... Халык әйтсә, хак әйтә шул! Бер урында гына таптанып калмыйча, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын!
К списку новостей













