• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Милли эшләр буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе

Опубликовано: 22.12.2015

2015 нче елның 22 нче декабрендә 14 нче лицей нигезендә Түбән Кама муниципаль районы күләмендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарларының семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Семинарның максаты -  ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текст белән эшләүнең методлары һәм алымнарын күрсәтү иде.

Шул максаттан чыгып, семинар кысаларында 14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Абдушова Р.Р., Әбуярова С.М., Сәйфуллина Л.З., Идиятова Р.М., Шмелева Л.Г. тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде; Нуртдинова Ч.М., Насыйрова М.С. үзләренең эш тәҗрибәләренә таянып, тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Семинарга йомгак ясап, Хәкимова В.Г., Насыйрова М.С. җитәкчелегендә “Күңелле тәнәфес” үткәрелде.

Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары ачык дәресләргә һәм чыгышларга югары бәя бирделәр, укытучыларга  иҗади уңышлар теләделәр.

Киңәшмәдә Аксакаллар шурасыннан Ганиев Мансур ага да чыгыш ясады. Ул мәктәпләрдә үткәрелеп килүче чараларның яшь буын өчен тәрбияви  яктан мөһимлеген ассызыклап үтте.

Мәгариф идарәсенең укыту-методик яктан тәэмин итү бүлеге методисты Исмәгыйлева Р.Р. тарафыннан лицей администрациясенә чараны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерелде.

Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Н.И. Габидуллина



К списку новостей