Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Әдәбият елы
Опубликовано: 22.10.20152015 нче ел Рәсәйдә Әдәбият елы дип игълан ителде. Әдәбият елы кысаларында күп чаралар уздырылды. Язучылар белән чираттагы очрашу 22 нче октябрь көнне 37 нче балалар китапханәсендә үтте. Әдәби кичәдә : ҮКСның директоры Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова, балалар эше буенча директор урынбасары Римма Барый кызы Хасанова,методик бүлек мөдире Рәмзия Госман кызы Камбиева,14 лицей китапханәчесе Закирова Фәния Рәфис кызы һәм 6 г, 7 г сыйныфы укучылары катнашты.
Кунакка шулай ук үзебезнең шәһәрдәшебез Галимҗан ага Вәлиев тә чакырылган иде. Ул микрорайоныбызда яшәп иҗат итүче язучы, РСФСР ның халык мәгариф отличнигы, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы, ветеран педагог, язучылар берләшмәсенең шәрәфле әгъзасы.
Галимҗан абый 21 китап авторы. “Авылым адымнары”, Яшьлегебез сәхифәләре”, “Солдат хатлары”, Сугыш еллары көндәлекләре” китаплары Минзәлә районы Күзкәй авылы турында язылса да, автор шул чорның бөтен халык кичерешләрен гәүдәләндерә.
Кичәдә 7 г сыйныфы кызлары Галимҗан абыйның шигырьләрен укыдылар. 94 яшендә булса да, язучы үзе турында сөйләде һәм бик күп сорауларга кызыклы итеп, төптән уйлап, юмор хисен югалтмыйча, җавап бирде.
Шушындый матур, җылы очрашудан һәркем канәгать калды, балалар өчен кичә бик тә тәрбияви яктан әһәмиятле булды.
Китапханәче Закирова Ф.Р.
К списку новостей













