• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Ял да итә беләбез...

Опубликовано: 05.10.2015

Бәллүр кыңгырау күк

Шушы исем – Кәрим Тинчурин

Хәтерләтеп милли сәхнәбезнең

Көмеш көреләргә тиң чорын

Сәхнәгә ул уйнар өчен түгел

Яшәр өчен менгән – яшәгән!

“Озак тормас, сүнәр” – дигәннәрнең

Бәбәгенә карап яшәргән!

2015 нче елның 5 нче октябрендә Халык иҗаты йортында  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Төш” мелодрамасы премьерасын күрсәтте.

Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссёры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин куйды. Рәссамы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роман Моров, композиторы – Чыңгыз Абызов, хореографы – Татарстанның халык артисты Ләйсән Хәмитова, хормейстеры – Резедә Шакирова.

Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, Зөләйха Хәкимҗанова; артистлар – Гөлназ Нәүмәтова, Илфак Хафизов, Лия Вилданова, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Булат Зиннәтуллин, Тимур Баһаветдинов катнашты.

“Төш” пьесасы – Т.Миңнуллинның яңа әсәрләренең берсе.

Бер-берсен өзелеп сөйгән ике йөрәк – Елена белән Камил кавышалар. Инде дөньяда алардан да бәхетле кеше юк. Чөнки алда күпме бергә каршылыйсы алсу таңнар, киләчәккә якты өметләр, татлы хыяллар... Ләкин гаилә кояшын бик тиз кара болытлар каплый. Бәхет иленә алып барырга тиешле сукмак нигәдер аларны упкын читенә китерә. Кем гаепле? Сәбәп нидә? Төрле менталитет вәкилләре булудамы? Әллә дөньяга караш, эчке халәтләрнең үзара тәңгәл килмәвендәме?..

Тере музыка, бихисап халык җырлары яңгыраган әлеге спектакль тормыш үзе тудырган төрле җитди сорауларга җавап эзли.

 Ике сәгать дәвамында барган әлеге тамаша татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ялыктырмады, алар күңеленә хуш килде (Укытучылар көне ич бүген...).

Әсәрнең тәрбияви яктан мөһимлеге, кыйммәте, күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеге тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде.

Н.И.Габидуллина, милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей