Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе
Опубликовано: 17.10.2015Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга,
Раслый алса яшәвенең олылыгын.
Матурлыкка, гаделлеккә хезмәт итсә,
Намусы пакь, иҗаты нык булыр аның.
Бу шигырь юллары нәкъ Туфан Миңнуллинга туры килә.
17 нче октябрь көнне Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры бинасында бөек татар драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә булып узды.
Билгеле булганча, быел 25 августта татарның иң танылган әдипләреннән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән булган Туфан ага Миңнуллинга 80 яшь тулган булыр иде. Тик ни кызганыч, даһи шәхесебез бу бәйрәмен безнең белән бергә үткәрә алмады шул. Кызык, ниләр уйлар, нинди хисләр белән янып йөрер иде икән ул?! Шаяртырмы, яисә татарлар өчен җан аткан һәм рухи күңел халәтендәге булган самими серләрен ачып салыр идеме икән?! Билгесез... Бу сорау бимазалап, һаман саен ерагая һәм һавада гына эленеп кала бирә... Эх, тормыш шулай яратылган... Кеше җир йөзенә туа, яши, үзеннән соң төрле эзләр сала. Кемнеңдер эзе ярылып ята, ә кемнекедер, вакыт узу белән югала... Ә Туфан абыебыз дөньялыкта һич җуелмаслык тирән эз салып калдырды.
Туфан абый... Бу исем үз эченә күпме мәгънә, күпме истәлекләрне сыйдырган... Аны беренче мәртәбә күрүем Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында булды. Ректорыбыз Мостафина Фәйрүзә Зөфәр кызына олы рәхмәт (ул мондый очрашуларны еш оештыра торган иде). Миңа – гади җир кызына мондый мәртәбәле шәхесне күрә алу үзе бер бәхет булды. Шунда мин бер нәрсәне сизеп алдым... Гадәттә, билгеле затлар үзләрен, ничектер, бер башка калкытып куялар сыман тоела иде миңа. Ә Туфан абый, киресенчә, гади, төгәл, татар халкының менталитетын, гореф-гадәтләрен бөтен барлыгы белән саклап калучы, илаһи, уникаль кеше булып чыкты. Аның сөйләме, үз-үзен тотышы шулхәтле гади, күңелгә якын иде...
Ә бүген аны искә алу кичәсе... Барча дуслар, якыннар җыелган: Әлмәт дәүләт драма театры, Башкортстан, Минзәлә, Яр Чаллы, Казаннан килгән кунаклар - барчасы да бөек драматургыбыз алдында баш иеп, җылы сүзләр әйттеләр. Моңсу булып китте... “Эх!.. Тормыш бу ник болай соң?!” дип йөрәк өзгәләнде һәм аңа күңелем тавышы кушылды: “Үлмәде бит ул! Исән! Күңелләрдә, уйларда, һәрбер җан иясенең йөрәк түрендә яши бит ул олуг шәхес!” Шулай булсын, онытылмасын һәм бу Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе аның рухына дога булып барып ирешсен иде!..
Р.Р.Абдушова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей













