• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Гамил Афзал укулары

Опубликовано: 16.05.2015

2015 нчы елның 16 нчы  маенда  Актаныш авылы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесендә  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-2015 нче уку елы планы нигезендә укытучылар өчен Республикакүләм Гамил Афзал укулары уздырылды. Апрель аеннан май аена кадәр дәвам иткән фәнни-эзләнү укуларына 318 эш кабул ителде. Укытучыларның фәнни-эзләнү эшләре филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре тарафыннан тикшерелде, тиешле таләпләргә җавап биргән 93 эш игътибарга лаек дип табылды. Бәйгедә җиңүче укытучылар 2015 нче елның 16 нчы маенда Республикакүләм Гамил Афзал укуларында чыгыш ясарга чакырылды.

Безнең шәһәрдән 4 укытучы катнашты: 35 нче лицейдан Хуҗанбердиева Чулпан Тимергали кызы, 21 нче мәктәптән Хәсәншина Зәйнәп Зәки кызы, 11 нче мәктәптән Вагыйзов Фәрит Яхъя улы һәм 14 нче лицейдан Мифтахова Эльмира Флүр кызы. Чыгышлардан соң урыннар билгеләнелде  һәм бүләкләү тантанасы үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча 35 нче лицейдан Хуҗанбердиева Чулпан Тимергали кызы һәм 11 нче мәктәптән Вагыйзов Фәрит Яхъя улы  II урынга, ә  21 нче мәктәптән Хәсәншина Зәйнәп Зәки кызы һәм 14 нче лицейдан Мифтахова Эльмира Флүр кызы  III урынга лаек булдылар.

Э.Ф.Мифтахова, 14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы



К списку новостей