Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
И, каләмем, караң кимемәсен!..
Опубликовано: 22.05.2015И, каләмем, караң кимемәсен!
Яз, җиһанга, сөйлә хәбәрең!
Синең аша укучылар табып,
Җиткерәмен дөнья хәлләрен.
Ялкынланып, дөрләп кабын әле,
Шаккатсыннар күреп бар халык!
Телен белүчеләр горур бассын!
Белмәгәннәр торсын оялып...
Нинди газиз бит син туган телем!
Йөрәгемдә урын алгансың!
Һичкайчан да артка чигенмичә,
Гел алдынгы булып калгансың!
Иҗат, яктылык, күңел сафлыгы... Бу төшенчәләрне бер-берсеннән аерып карарга кирәкмидер, минемчә... Чөнки иҗат иткәндә үзеңне ниндидер яктылык эчендә кебек хис итәсең, күңелләр чистарынып, бушанып кала. “Каләм тибрәтүчеләр аз” – дигән фикердә торучылар да юк түгелдер. Ә мин бүген Сезгә моның киресен исбатлый алам.
Быел каләм тибрәтүчеләргә Разил Исмәгыйль улы Вәлиев исемендәге премияне тапшыру тантанасы 17 нче тапкыр үткәрелде. Катнашучыларның саны: 52! Бу яшел шәһәребезнең киләчәге бар дигән сүз.
Без, 14 нче лицей исә, мондый иҗат бәйгеләреннән читтә калганыбыз юк, һәрдаим катнашып торабыз. Моны укучыларыбызга бирелгән Актив катнашучы Таныклыклары исбат итә:
- Бәхтиев Тимур, 1г сыйныфы (укытучысы Шмелева Л.Г.);
- Гаврилова Кристина, 4а (укытучысы Идиятова Р.М.);
- Кәлимуллина Адилә, 5г (укытучысы Насыйрова М.С.);
- Төхфәтуллин Марсель, 9л (укытучысы Абдушова Р.Р.).
Разил абый Вәлиев әйткәнчә: һәр кеше язучы, яисә шагыйрь дә булып китмәс, тик сабыйлар күңелендә ниндидер орлык шытып чыгып, шуны ак кәгазь битенә төшерә алу сәләте, һәрхәлдә, мондый сабыйлар начар юлга басмаслар дигән өмет бирә.
Бөек шагыйребезнең сүзләренә кушылып, шуны гына әйтә алам: Аллаһ Тәгалә һәр кешегә ниндидер бер үзенчәлек, талант биргән: кемдер матур итеп бии, кайберәүләр сандугачтай җырлый, өченче берәүләр мәһабәт биналар төзиләр, ә без исә – иҗат кешеләре - каләм тибрәтеп, башкаларга үз фикерләребезне җиткерә алабыз. Әгәр син бүгенге көнгә кадәр бу сәләтеңне ачмагансың икән, синдә ниндидер яшерен талант бар димәк, уйланып кара әле...
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р. Абдушова
К списку новостей













