• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

КАЗАН УТЛАРЫНЫҢ ШӘФӘКЪ НУРЫ

Опубликовано: 13.05.2015

Казан утлары”ның шәфәкъ нуры,

Бар дөньяны яктылыкка күмә...

Ян, йолдызым, милләт горурлыгым,

Яктырт җирне, балкы, һич сүнмә!

Илләр, милләтләр, язмышлар! Эх, адәм баласы! Күпме җир үтеп, язмыш төпкелләренә төшми генә, үзенә бирелгән гомерен горур басып, үзеннән соң матур буразналар сызып калдыра алса икән ул! Шундый милләтпәрвәр җанлы, ихлас, намуслы, гади, ә иң мөһиме Чын Кеше исемен йөртерлек шәхес булу өчен акыл тарафыннан җитлеккәнлек, күңел тарафыннан чистарыну, йөрәк аша җанга аваз салып, башкаларга ишеттерә белә алу сәләте  кирәктер ул...

“Казан утлары” журналын, һич икеләнүләрсез, әнә шундый саекмас, бай эчтәлекле, татар рухы белән сугарылган, ак кәгазь битенә иңдерелгән алтын тамгалары белән без – укучылар күңеленә якты юл яручы дисәк, бер дә ялгыш булмас.

“Нишләп журнал белән таныштыра икән, без бит аны һәрдаим укып барабыз!” – дигән фикердә торучылар да юк түгелдер.

Бүген, ягъни 13 май көнне, безгә – татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Идиятова Рәмзия Муллахмәт кызы һәм миңа – Абдушова Рузилә Рафаэль кызына Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында үткәрелгән “Казан утлары”  журналына багышланган әдәби–музыкаль кичәдә катнашырга насыйп булды. Бирегә бик зур шәхесләр җыелган иде. Шуларның берсе – “Казан  утлары” журналының баш редакторы, үзенең  газәл һәм робагый жанрларындагы шигъри тәлгәшләре белән танылган – Мөхәммәт Мирза.  Беренче булып ул безгә үз фатихасын бирде: “Уку, күңелеңне баету – болар барысы да югары интеллект билгесе. Ә без исә – укучы белән автор күңелен бәйләп торучы бер серле йомгак ролен үтибез. Дөрестән дә, укучы белән элемтә булса гына, алга китеш булачак. Безгә үз әсәрләрен җитлеккән шагыйрьләр бирәләр. Бу иҗат җимешләре  тулы  журналлар китапханәләргә дә кайтарыла. Әдәбият бер урында гына тормый бит, шуңа без дә яңа көч, яңа автор, яңа укучылар эзлибез. Бүгенге әдәби кичәдә яшьлек шәһәренең әдәби киләчәген күрдек. Безнең  журналда махсус яшьләр өчен “Ак җилкән рубрикасы” эшләп килә. Яшь каләм тибрәтүчеләр үз иҗат җимешләрен шунда бастыра алалар.”

Икенче булып сүзне “Казан утлары” журналының редколлегия әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Халык шагыйре һәм Халык депутаты, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы дәвам итте:

    -     Татар халкын ислам дине, татар мәгърифәте, татар җыры саклап калды, - диде ул. 2 ел элек төрек гаиләсендә үткәрелгән ифтар мәҗлесе турында сөйләп узды. Бу гаиләгә,  Төркиягә күчкәндә, диңгез аша чыгарга кирәк булган, үзләре белән ике генә төенчек алырга рөхсәт ителгән. Алар диңгезне кичкәннәр. Һәм, төенчекләрне чишеп җибәрсәләр, бер төенчектә – самавыр, икенчесендә – китап булган. Менә сиңа гыйбрәт! Шәхсән, үземә төрле илләрдә булырга туры килә. Зыялы гаиләләрдә Тукай портреты булмаса, ул бик зур хата санала. Шул портрет белән бергә Гаяз Исхакый китаплары да урын ала. Бу турыда Туфан абый Миңнуллинга кайтып сөйләгән идем, ул да (әле ул вакытта исән иде) рәссам Зөфәр Гыймаевтан Тукай портретын ясатып, өенә элеп куйды. 

Минем җыр дөньясына кереп китүемдә дә “Казан Утлары” журналы зур урын тота.

Мәскәүдә тулай торакта яшәгәндә, яныма Илһам абый Шакиров килде. Минем патефонга 8 җыр кирәк. 7 –се бар, ә берсенең көе генә, сүзләре юк,  матур шигырь кирәк, сине эзләп килдем, - диде ул. “Соң, күпме вакыт бирәсең, Илһам абый, 1 аймы, икеме?” “Нинди ике ай! – дип элеп алды сандугачыбыз, 1 сәгать вакыт сиңа!”. Шулай итеп, бөек шәхесебез белән мине “Казан Утлары” журналы таныштырды булып чыкты. “Казан утлары” - һәр гаиләнең паспорты булырга тиеш ул!

Казан Утларының киләчәге, гомумән газета, журнал, китапларның әһәмияте турындагы фикере белән Аксакаллар шурасы Зирәк Гыйләҗев уртаклашты:

-                Китап нигә кирәк? – дигән сорау мине күптәннән борчый. Уйландым да, шундый фикергә килдем. Баш мие – ул компьютер, ә компьютерга программа кирәк бит, менә китап, журналларыбыз шул рольне үти дә инде. Элек тә бай яшәмәдек, тик һәрберебез китап укып, рухын, күңелен баетты. Ризаэтдин Фәхретдин, Шакир һәм Закир Рәмиевләр әдәбиятыбызга үзләреннән зур өлеш кертеп калдырганнар.

“Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, прозаик Айгөл Әхмәтгалиеваның чыгышы берәүне дә битараф калдырмагандыр. Ул болай диде:  “Һаман саен зарланабыз, нигә соң әбекәйләр буынында кеше кычыткан белән тукланган, ачы кайгылар белән тулы, ач-ялангач килеш тә китаптан аерылмаган?! Бай кешеләргә кергәнем бар, шундый затлы, зәвыклы, тик ник бер китап булсын?! Күңелең ярлы булгач...  Иң зур байлык – китап. Игелекле, иманлы балалар азая, наркоманнар, эчкечеләр арта...

“Җаныңның ваклыгын,

Сылтама заманга...” – диләр.

Без бүген китаптан аерылып барган заманда, таш гасырдагы кебек балалар тарафыннан эшләнелгән мәрхәмәтсезлек, ямьсезлек күренешләренә тап булабыз. Аларны әдәбиятка якынайту кирәк. Мин әле хәтерлим, өебездә “Казан утлары” журналы тау-тау өелеп тора иде. Бәрәңге чәчкәндә, хәтта бәрәңге тутырырга кергәч, бер кулым белән журнал, икенче кулым белән бәрәңге тутыра идем. Әдәбият телнең тәмен тойдыра шул”, – дип тәмамлады сүзен Айгөл ханым.

Чаллы язучылар  оешмасы рәисе, “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, танылган прозаик  һәм балалар шагыйре, Г.Исхакый әдәби премиясе лауреаты, “Көмеш кыңгырау” газетасының баш редакторы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның сүзләре күңелләрдә аерым урын биләде:

-                Дуслар, кардәшләр, татар булу – үзе бер олы миссия. Әгәр шуны үтәмәсәк, без гөнаһлы булабыз. Мәктәп гаиләгә, гаилә мәктәпкә сылтаса, әдәбиятыбыз кытлык кичерәчәк. Шушы кимчелекне төзәтү -  безнең буынның эше. Бүгенге “Казан утлары” журналы бу кимчелекне бетерү өчен  гаҗәеп зур эш башкара.

“Казан утлары”ндагы “Уены чыны бергә” сәхифәсе авторы, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Марсель Баян улы Галиев:

-                Без бит бик акыллы халык, теләсә нәрсә ашамыйбыз, ә җитеп артканнарның фаҗигасен исә беләбез. Хәзер телевизордан төрле рекламалар күрсәтеп, баш миен үткенсезләндерәләр. Ә киресенчә булсын өчен безгә газета, журналларга әйләнеп кайтырга кирәк.

Бу фикерне “Кама Таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин да хуплады:

-                Мин “Казан утлары” журналын совет әдәбияты чорыннан бирле укып барам һәм күп кенә кызыклы нәрсәләргә тап булдым: без ислам динен 922 нче елда кабул ителгән дип беләбез. Ә “Казан утлары” журналы исә, киресен исбат итә: ул 737 нче елда кабул ителгән (тарихи мәгъүматлар буенча).

Гомумән алганда, шундый нәтиҗә ясый алабыз: әдәбият – ул сәнгатьнең көче һәм ул мәңгегә саклансын иде.

“Казан утлары”журналының баш мөхәррир урынбасары, яшь галим, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов та ялкынлы чыгыш ясады:

-                Бу динамика һәм тизлек дәвере. Элек хатлар язышу бар иде, ул да кимеде. Әлбәттә, хәзер безнең электрон вариант та эшләп килә. Языгыз, укыгыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк! – диде ул.

“Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, “Иделем акчарлагы”, “Таян Аллага” әдәби бәйгеләренең гран-при иясе, журналист, шагыйрь Фәнил Гыйләҗевнең ялкынлы тетрәп торган чыгышы күпләрнең хәтеренә сеңеп калгандыр. Ул искиткеч матур, бай эчтәлекле иҗаты белән таныштырды.

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, татар хикәя-повестьларын төрек теленә тәрҗемә итүче Фатих Котлы да без – татар халкын әдәбият белән бергә булырга, китап, журналлардан аерылмаска чакырып, төрек җырын бүләк итте.

Ә мин исә, гади тамашачы булсам да, тагын бер кат шуңа инандым: дөрестән дә үз телеңне  яратырга, газета, журналлардан аерылмаска, үз телеңне саклар өчен бар көчеңне куярга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.

Кинәт, кичәнең тәмамлануы турында әйттеләр, без әле һаман бөек шәхесләребез чыгышы тәэсирендә утыра идек...

Әдәби – музыкаль кичәне татар халкының гимнына әверелгән  “Туган тел җыры” белән тәмамладык:

-  И туган тел, и матур тел!

Әткәм, әнкәмнең теле...

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы...

Мәңге яшә, мәңге яшьнә, чәчәк ат газиз телем! 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р.Абдушова



К списку новостей