• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Шигърият бакчасында...

Опубликовано: 29.04.2015

Түбән Кама шәһәренең 37 нче номерлы балалар китапханәсендә “Әдәбият елы” кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсы булып узды. Биредә төрле яшьтәге мәктәп укучылары көч сынашты. Чын мәгънәсендә изге хисләр белән сугарылган милләтпәрвәрлекләрен, күзләреннән сирпелеп торган нурга төреп, алар төрле язучыларыбызның иҗат җимешләрен, без – тыңлаучылар тарафына ирештерделәр. Бу шигъри тәлгәшләрдән сугышның ачысын, йөрәкләргә сеңеп калган  әрнү хисен, җаннарны бимазалаган сорауларга җавап ишетергә мөмкин иде.

Мондый зур, күтәренке рухтагы конкурстан без – 14 нче лицей да читтә кала алмадык һәм нәтиҗәләребез дә сөендерерлек булды.

Әхмәтова Рената, 3а сыйныфы – 1 урын (укытучысы Абдушова Р.Р.);

Мөхәммәтгалиев Артур, 3а сыйныфы – 1 урын (укытучысы Идиятова Р.М.);

Батырова Җәмилә, 4э сыйныфы – 1 урын (укытучысы Биктаһирова М.И.);

Нуриәхмәтова Лилия, 7г сыйныфы – 1 урын (укытучысы Фәсхетдинова З.М.).

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасыннан 1 урынга Идиятова Рәмзия Муллахмәт кызы һәм мин - Абдушова Рузилә Рафаэль кызы  лаек дип табылдык.

Форсаттан файдаланып, барлык ветераннарыбыз һәм гомерләрен аямыйча, яу кырларында ятып калган батыр сугышчыларыбыз рухы алдында башны иеп, ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч, күңелләребез саф, күтәренке һәм керсез булсын иде.

Җир йөзендә Ватан өчен кылган гамәл,

Савап булып ирешер ул, онытылмас!

Уз ветеран, урының түрдә синең,

Әй, кадерле яшь буынкай, син торып бас!

Бүләк итеп безгә шушы алсу таңны,

Җиңү килде, рәхмәт Сезгә, ихлас меңләп!

Без яшәрбез янәшәдә, онытмабыз,

Яратырбыз һәм сакларбыз бик кадерләп!

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р.Абдушова



К списку новостей