Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Безнең мирас
Опубликовано: 22.04.2015И, телем, сансыз гасырны
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген.
И, безнең батыр телебез,
И, безнең гәүһәр мирас!
Күпләрне күргән башыңны
Инде син күтәр бераз...
11 апрельдә Алабуга шәһәренең 4 нче гимназиясендә 1-11 сыйныф укучылары өчен “Безнең мирас” дип исемләнгән IX төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Бу конференциядә 10 юнәлеш буенча эш алып барылды. Шуларның берсе - “Татар теле һәм әдәбияты белеме” юнәлеше иде. Бу секциядә 14 нче лицейдан 5 укучы катнашты (барлыгы 16 укучы чыгыш ясады).
Вәлиева Илүзә, 6г “Г.Ибраһимов әсәрләренең тел байлыгы” (Мифтахова Э.Ф.), Яковлева Анастасия, 10а “Керәшен йолалары бихисап” (Насырова М.С.) – II нче урынга лаек булды.
Нуриәхмәтова Лилия, 7г “Тарихта эзле Баегым” (Фәсхетдинова З.М.), Гыймранова Гөлназ, 8а “Якташларым – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары” (Гыйльмуллина Г.Р.), Төхвәтуллин Марсель, 9л “Мөхәммәт Мирза иҗатында газәл һәм робагый жанрлары” (Абдушова Р.Р.) – лауреат Дипломнарына ия булдылар.
Укучыларга һәм аларның фәнни җитәкчеләренә алга таба да иҗади уңышлар, сәламәтлек телик.
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













