• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

“Яшь курайчылар - 2015” конкурсы

Опубликовано: 16.04.2015

Курайчылар курай уйнамас,          

Башкорт курайлары булмаса...       

16 нчы апрельдә   И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Түбән Кама муниципаль районы  күләмендә укучы балалар арасында “Яшь курайчылар” фестиваль-бәйгесенең  IX нчы шәһәркүләм йомгаклау туры үткәрелде.

Бу бәйгедә 14 нче лицейның  2 В сыйныфы укучылары  катнашты. 13 укучыдан ансамбль оештырылды, укучылар  ансамбльне “Чулман энҗеләре”дип атадылар. Бәйгенең  икенче шарты – укучыларның сәхнә костюмыннан булулары иде, анысын инде башлангыч сыйныф укытучысы Хәкимова Венера Габделхәй кызы кайгыртты.

Ансамбльнең репертуарында   “Суда-суда”, “Алмагачлары”, “Солдатта булган диләр” көйләре аһәңле яңгырады, курай моңнары бөтен залга таралды.  Фәстиева Сөмбел, Бәдретдинова Илина “Туган тел” көен парлы башкардылар да әле. Җитәкчеләре Әмируллин Дилшат Минсәях улының һәм укучыларыбызның тырышлыгы аркасында 14 нче лицейның  ансамбле III нче дәрәҗә лауреат Дипломы  белән бүләкләнде.

 Быелгы конкурс  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде.  Шуңа күрә бу фестиваль-бәйге укучыларыбыз хәтерендә озак сакланыр дип ышанасы килә.

 Кадерле укучыларыбыз һәм аларга ныклы белем, тәрбия бирүче Хәкимова Венера Габделхәй кызына; ел саен “Яшь курайчылар” бәйгесендә  укучыларыбызны призлы урыннар белән сөендерүче, таләпчән, барлык көчен куеп эшләүче өстәмә белем бирү педагогы – Әмируллин Дилшат Минсәях улына сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей