• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

“Көйле, моңлы татар җыры - 2015” бәйгесе

Опубликовано: 14.04.2015

Сандугач буласың килсә

Шигъриятнең талында,

Моң чишмәсе ургып торсын

Нәни йөрәк-җаныңда...

 20 нче мартта шәһәребезнең 33 нче  мәктәбендә “Көйле, моңлы татар җыры - 2015” бәйгесенең сайлап алу туры үткәрелде.

Бу юлы инде 14 лицей, 25, 32 нче гимназияләр, Зур Афанас мәктәбе, Кызыл Чишмә мәктәбе, 15, 29, 33 нче мәктәпләрнең ансамбльләре чыгыш ясады.

Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, ансамбльдә яшь үзенчәлекләренә карап бүленеш таләп ителми, укучылар саны 3 тән алып 6 га кадәр булырга тиеш иде. Шулай ук  әсәрләрнең берсе ирекле темага булса, икенчесенең сугыш чоры җыры булуы мөһим. 2-3 тавышка җырлау, музыка коралында уйнау, бию, презентация катнашында башкару хуплана иде.

Башкаручы укучыларның чыгышлары түбәндәге күрсәткечләргә нигезләнеп бәяләнде:

-         тавышның чиста яңгырашы;

-         башкару осталыгы;

-         эмоциональлек;

-         индивидуальлек һәм үзенчәлек

14 лицей ансамбле “Җиңү бәйрәме” (М.Минһаҗев көе, З.Минһаҗева сүзләре) җырын башкарды. Бу җырны укучыларыбыз Кашипов Руслан (4г), Захарова Дарья (6г), Әбләкимова Алинә (6г), Мифтахова Эльвина (8в), Гаязова Айгөл (8э), Әскәрова Резедә (8э) музыка укытучысы Сизанова Ольга Александровна җитәкчелегендә бик оста итеп башкарып чыга алдылар.

Без, дулкынланып, чыгышыбызның нәтиҗәсен көттек (бу җырны остазыбыз Абдуллов Альберт Әсхәтовичтан башка башкарып чыга алырбызмы дип бик борчылган идек)...

Нәтиҗәдә, 14 нче апрель көнне И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үткәреләчәк  Гала-концертка чакыру алдык.

14 нче апрельдә   И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Түбән Кама муниципаль районы  күләмендә укучы балалар арасында “Көйле, моңлы татар җыры -  2015” бәйгесенең  VI нчы шәһәркүләм йомгаклау туры үткәрелде. Бу бәйге Түбән Кама муниципаль районы   мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге белән берлектә уздырылды. Гала концерттта 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче сыйныфлар арасында җиңүче дип табылган  сыйныф коллективлары хор  белән катнашты, ансамбльләрнең чыгышлары тыңланды.

Чыгышлардан соң зал түземсезлек белән бүләкләү тантанасын көтте... I, II, III  урыннар алган ансамбльләрне һәм хор коллективларын бүләк алырга сәхнәгә берәм-берәм чакырып тордылар. Һәм, ниһаять, быелгы бәйгенең дә җиңүчеләре билгеле.

14 нче лицейның  ансамбленә II нче дәрәҗә лауреат Дипломы тапшырылды. Гала концерттта 14 нче лицей ансамбле “Җиңү бәйрәме” җырын сәхнәдә оста итеп һәм профессиональ башкаруы белән күпләрне сокландыра алгандыр, мөгаен, чөнки ансамбльнең репертуары да дөрес алынган, сәхнә костюмы да дөрес сайланган иде.

Без, 14 нче лицей коллективы,“Көйле, моңлы татар җыры - 2015” муниципаль район бәйгесен оештырган Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе  татар җанлы Рөстәм Мәҗит улы Ганиевка  бик тә рәхмәтлебез, чөнки аның ярдәме белән узган уку елында башлангыч сыйныф укучылары өчен 6 пар милли костюм тектерә алдык (бу юлы да ул буш кул белән килмәгән, мәктәпкә 5 түбәтәй бүләк итте). Быелгы Гала-концертта 4г сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Ч.М.Нуртдинова) шушы костюмнарын сәхнәдә презентацияләделәр дә әле.

Шулай ук музыка укытучысы Сизанова Ольга Александровна, (һәм, һичшиксез, мәрхүм Абдуллов Альберт Әсхәт улына) сыйныф җитәкчеләре Нуртдинова Ч.М, Мифтахова Э.Ф., Әбуярова С.М., Чекашова М.М., бәйгедә катнашкан барлык балаларга, ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез.

Кадерле укучылар!  Сынатмассыз,  алга таба да  зур җиңүләргә ирешерсез дигән өметтә  ышанып калабыз! 

Шәһәребездә мондый чаралар булганда, милли традицияләребез, буыннан-буынга күчеп килүче җыр-моңнарыбыз киләчәк буынга җиткерелер.

Милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И. Габидуллина



К списку новостей