Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Казанда Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-гамәли укулар үтте...
Опубликовано: 23.03.201523 нче мартта10 а сыйныфы укучысы Яковлева Анастасия һәм аның фәнни җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйрова Миләүшә Сәлмәновна Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә оештырылган Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-гамәли укуларда катнашу бәхетенә иреште.
Ноябрь аеннан башлап 24 нче гыйнварга кадәр читтән торып катнашу турына барлыгы 967 эш җибәрелгән, шулардан бары тик 341 эш кенә 2нче турга үткән.Эшләр төрле секцияләргә бүленеп тыңланды: “Биология”, “Туган якны өйрәнү”, “Краеведение”, “Геграфия”, “Геоэкология”, “Икътисад-экономика”, “Экология”, “Химия”, “Математика”, “Астрономия, информатика, физика”, “Тарих-история”, “Бөек Ватан сугышы – Великая Отечественная война”, “Русская филология”, “Татар теле”, “Татар әдәбияты (проза)”, “Татар әдәбияты (шигърият)”, “Татар халык авыз иҗаты”.
Настя үзенең эшен “Туган якны өйрәнү” тармагына тапшырды, чөнки аның эше керәшен йолаларын өйрәнүгә багышланган иде. Ул эш: “Керәшен йолалары бар һәм булырга тиеш” дип атала. Үзенең эшендә Яковлева Анастасия инде онытылып, югалып баручы унбер йоланы оста итеп яктырта алган, билгеле, аңа бу эшендә әбисе дә ярдәм иткән. Эшен яклаган вакытта Настя үз-үзен тотышы, йолаларны яхшы белүе белән генә түгел, хәтта керәшен җырларын оста итеп башкара алуы белән дә башкалардан аерылып торды. Шулай итеп, Яковлева Анастасия 22 укучы арасыннан II урынга лаек дип билгеләнде һәм II нче дәрәҗәдәге Диплом алып кайтты.
Хөрмәтле укучыбыз һәм аның фәнни җитәкчесе Насыйрова Миләүшә Сәлмәновнага алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













