• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Язгы гөлдәй назлы шагыйрә...

Опубликовано: 20.03.2015

2015 елның 20 нче мартында Әлмәт дәүләт  муниципаль хезмәт институтында Клара Булатова исемендәге премияне дүртенче тапкыр тапшыру тантанасы  булып узды.

Бәйгедә  республикабызның Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Чирмешән, Мөслим, Азнакай муниципаль районнары мәктәпләре укучылары (14 нче лицей аерым аталды)  һәм Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Әлмәт медицина училищесы, Казан федераль (Идел буе) университеты студентлары  актив катнашучылар буларак билгеләнделәр.

Шагыйрә Клара Булатова иҗатын яратып, хөрмәт итеп килгән кунакларны Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры И.Р. Салахов җылы сүзләр белән каршылады. Шагыйрә Клара Булатова үзенең иҗатын сөючеләргә ихлас күңелдән  рәхмәтен белдерде, яшь каләм осталарына киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар, иҗат чишмәләренең саекмавын теләп калды.

Бу бәйгедә миңа – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдушова Рузилә Рафаэль кызына һәм 9л сыйныфы укучысы Төхфәтуллин Марсель Рафаэль улына катнашырга насыйп булды. Марсель “Матур әдәбият” номинациясендә Клара Булатова исемендәге лауреат  иясе булды.

Ахырдан, күңелгә сеңеп калганы – фотога төшү иде... Әйтерсең лә Клара ханым үзенең назлы, җылы, күпме энҗе бөртекләрен  кәгазь битләренә чәчәргә ярдәм иткән алтын куллары аша безгә үзенең йөрәк җылысын тапшырды кебек...

14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдушова Р.Р. 



К списку новостей