• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу

Опубликовано: 20.03.2015

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары  укучылар өчен  Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча “Без – 41 нче ел балалары” дигән спектакль тәкъдим итте. 14 нче лицейның 5г, 6г сыйныфы укучылары  татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Вәлиуллина Ландыш Дамир кызы белән бергәләп яраткан классик язучыбыз әсәре буенча куелган премьера карап кайтты. Спектакль Туфан  Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында булды. Әйтергә кирәк, спектакльдә Мөхәммәт Мәһдиев әсәренең тәэсир көче тагын да арткан. Мәһдиевчә самимилек, үзенчәлекле юмор тамашачыны үзе артыннан ияртеп, бер елатты, бер көлдерде... Ә инде җанлы, тере, онытылмаслык персонажлар – Әлтафи, Әркәшә, Гыйззәтуллин, Зарифуллин, Баязитовлар үзләренә тәмам гашыйк итте. Театрның яшь артистлары сугыш чорында ачлы-туклы халәттә укуның кызык та, кызганыч та якларын бик үтемле итеп җиткерә белде. Яшь артистлар рус теле, география, немец  теле дәресләре күренешләрен күрсәттеләр. Артистлар сүз белән генә тәэсир итеп калмый, бии, җырлый, төрле уен коралларында уйный. Кыскасы, тулы тормышны чагылдыралар алар. Кечкенә генә спектакль тулы канлы булуы, җиңелллелеге белән үзенә җәлеп итте. Рәхмәт аларга.

 Мөхәммәт Мәһдиевнең бу әсәре бигрәк тә актуаль, чөнки монда туган телгә мәхәббәт уятыла. Тәрбияви, тормышчан композиция укучыларыбызга бик ошады.

 Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей