• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

“Көйле, моңлы татар җыры - 2015” бәйгесе

Опубликовано: 11.03.2015

“Көйле, моңлы татар җыры - 2015” бәйгесе Ел саен мәктәп укучылары арасында оештырылган “Көйле, моңлы татар җыры” дип исемләнгән балалар хоры бәйгесенең төп максаты - туган телгә һәм татар халык җырларына мәхәббәт тәрбияләү. Без әлеге чарага әзерлекне җыр дәресләрендә сентябрь аеннан ук башладык. Музыка җитәкчебез Абдуллов Альберт Әсхәт улы белән берлектә уку елы барышында әзерлекне дәвам иттек.

11 нче мартта 21 нче мәктәптә Түбән Кама муниципаль районы күләмендә укучы балаларның 1-4 сыйныф коллективлары арасында “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең III нче төбәкара сайлап алу туры үткәрелде. Анда 14 нче лицей, 2 нче гимназия, 21, 28, 7, 20, 1, 3, 10, 11, 2, 9, 12, 33 һәм 19 нчы мәктәпләрнең җиңүче дип табылган сыйныф коллективлары тыңланды. Бәйгедә 14 нче лицейдан 1-4 нче сыйныф укучылары (2а, 2в, 3г, 3э, 4б, 4г) “Солдатлар” - Р.Әхмәҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиев музыкасы; “Әссәламегаләйкем” –Р.Ахиярова сүзләре, Г.Садә музыкасына язылган җырлар белән катнашты.

IY этап – шәһәркүләм йомгаклау туры (2015 нче елның апрель аенда) И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда уздырыла. Бәйгедә һәр төбәкнең 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче сыйныфлары арасында җиңүче дип табылган сыйныф коллективлары катнашачак.

Музыка җитәкчебез Абдуллов Альберт Әсхәт улына, сыйныф җитәкчеләренә, бәйгедә катнашкан барлык балаларга, ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез. Шәһәребездә мондый чаралар булганда, милли традицияләребез, буыннан-буынга күчеп килүче җыр-моңнарыбыз, һичшиксез, киләчәк буынга җиткерелер... Сынатмассыз, җиңүләргә ирешерсез дигән өметтә ышанып калабыз! Рәхмәт Сезгә!..

14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И.Габидуллина



К списку новостей