Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге
Опубликовано: 21.12.201114 нче лицейда 1 – 10 декабрь көннәрендә татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге үткәрелде. Декадага әзерлек алдан ук алып барылды, аны үткәрүдә барлыгы 16 укытучы катнашты һәм алар тарафыннан 20 класстан тыш чара күрсәтелде. Быелгы декаданың темалары да үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Мәсәлән, Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап, Әбуярова С.М. “Тукай – Кырлай баласы “ ( 5 г ) дигән кичә үткәрде, Гарифуллина Ф.З. 1-4 сыйныфлар өчен актлар залында “Кырлай музеена сәяхәт” ясады.
Балаларда туган ягыбызга, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне күздә тотып, Насыйрова Ф.М. 6г сыйныфы укучылары белән “Татарстан – мөстәкыйль дәүләт”, Кашапова Э.Р. һәм Гарифуллина Ф.З. “Кама буе – туган як”( 4г ); Идиятова Р.М. “Хикмәтле дә, бизәкле дә татар теле”(10 л,ю), Исмәгыйлева Г.Р һәм Мортазина Л.М. “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел...” (5а ), Кәлимуллина М.З. “Түбәтәй – милли баш киеме” (1в ), Насыйрова М.С.” Театр яктылыкка, нурга илтә”(7г ), Мардамшина Л.И. “Уеннар яңгыры” (8б ) дигән класстан тыш чаралар күрсәттеләр.
Әниләребезгә карата мәрхәмәтле булу, шәфкатьле, игътибарлы һәм ихтирамлылык тәрбияләү йөзеннән үткәрелгән тәрбияви чаралар да мактауга лаек: Биктаһирова М.И. “Ана – бөек исем” (4б ), Сәйфуллина Л.З. “Әнием – күз нурым” (2э ), Насыйрова М.С. һәм Вәлиуллина Л.Д. “Әни булу авырлыкмы, бәхетме?”.
“Сәламәтлек” темасы да читтә калмады. Мәсәлән, Нуртдинова Ч.М. “Сәламәт яшәү нәрсә ул?” (1г ), Мортазина Л.М. “Ислам – күңел көзгесе” (5э ) дигән класстан тыш чаралар үткәрделәр. Боларның да нигезендә тәрбияви максат ярылып ята: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны чисталыкка өйрәтү, начар гадәтләрне булдырмау һ.б.
Татар халык авыз иҗатына корылган класстан тыш чаралар да мавыктыргыч, балалар күңеленә сеңеп калыр дип ышанасы килә: Исмәгыйлева Г.Р. “Әкиятләр илендә” (5б ), Идиятова Р.М. һәм Кашапова Э.Р. “Тапкырлар сандыгы” (2г, 6г ), Шәрәфетдинова М.М. “Зиһен сандыгыңда ниләр бар?”(4а )
Китапка карата сакчыл караш тәрбияләү, икмәкнең кадерен белү, тирә-юнебездәге кешеләргә карата игьтибарлырак булуны эченә алган класстан тыш чараларның да, һичшиксез, тәрбияви максаты әйтеп бетергесез: Фәсхетдинова З.М. һәм Закирова Ф Р. “Саумы, китап!” (9б,л ), Фәсхетдинова З.М. (9г ) “Икмәктә – хикмәт”, Әбуярова С.М. һәм Насыйрова Ф.М. “Тирәбездә - инвалидлар” (8а,б ).
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: һәр класстан тыш чара үзенчәлекле, мавыктыргыч, тәрбияви булуы белән аерылып торды. Һәр чарага презентация ясалды, техник чаралар актив кулланылды.
Хөрмәтле татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары!
Яңа 2012 нче Аждаһа елы һәрбарчагызга иҗади уңышлар, корычтай сәламәтлек, гаилә бәхете, рухи һәм материаль байлык алып килер дип көтеп калабыз!
К списку новостей













