Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы
Опубликовано: 24.02.201514 нче лицейда 16 нчы февральдән 21 нче февральгә кадәр татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде. Атналыкка әзерлек алдан ук алып барылды, аны үткәрүдә барлыгы 17 укытучы катнашты һәм алар тарафыннан 14 класстан тыш чара күрсәтелде. Быелгы атналыкның да темалары үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Мәсәлән, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулуга багышлап, Әбуярова С.М. “Гомерем минем моңлы бер җыр иде“ (8в, л), Насыйрова Ф.М. “Җәлил һәм җәлилчеләр” (8л) дигән кичә үткәрде.
Балаларда туган ягыбызга, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне күздә тотып, Сәйфуллина Л.З. 3э сыйныфы укучылары белән “Туган җирем - Татарстан”, Вәлиуллина Л.Д. “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел...” (5б ) дигән сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр; Абдушова Р.Р., Идиятова Р.М. “Мин татарча сөйләшәм” (3а,э), Шәрәфетдинова М.М. “ Туган телем – газиз телем” – дигән викториналар, Мифтахова Э.Ф. “Туган телем – күңел байлыгым”, Нуртдинова Ч.М. “Туган телем – изге телем” – исемле сыйныф сәгате үткәрде. Шулай ук Абдушова Р.Р., Нуртдинова Ч.М., Вәлиуллина Л.Д., Мифтахова Э.Ф. үз укучылары белән И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үткәрелгән Республикакүләм “Туган телем – серле тел” шигырь укучылар бәйгесенең соңгы турында да катнаштылар.
Татар халык авыз иҗатына корылган класстан тыш да чаралар мавыктыргыч, балалар күңеленә сеңеп калыр дип ышанасы килә: Шәрәфетдинова М.М., Биктаһирова М.И.“Әкият патшалыгында” (4э,в ) – әдәби ярыш, Абдушова Р.Р., Хәкимова В.Г. “Аулак өйдә кунакта” (2в, 3г) – әдәби кичә күрсәтте.
Балачакның кадерен белү, тирә-юнебездәге кешеләргә карата игьтибарлырак булуны эченә алган класстан тыш чараларның да, һичшиксез, тәрбияви максаты әйтеп бетергесез: Гарифуллина Ф.З.“Балачак дөньясында” – әдәби кичә (2а), Вәлиуллина Л.Д. (5г ) “Ярату, димәк яхшылык эшләү дигән сүз” – сыйныф сәгате үткәрде. Вәлиуллина Л.Д. 5г сыйныфы укучылары белән шәһәр музеенда “Туган тел көне” кысаларында үткәрелгән Аксакаллар белән очрашу кичәсендә катнашты, ә укучылар музейдан зур канәгатьләнү хисе белән кайттылар, баксаң, әле аларның шәһәр музеена беренче барулары икән...Анда алар пассив тыңлаучы гына түгел, ә шигырьләр сөйләп бүләккә китаплар да алырга өлгергәннәр, телевидение хезмәткәрләренә интервью да биргәннәр. Балаларның саф татарча, матур итеп сөйләшүләренә күңел сөенә...Шул ук көнне әле алар мәктәп китапханәсендә “ Сугыш чоры балалары белән очрашу” кичәсендә дә катнаштылар. Бу кичәне китапханәче Закирова Ф.Р. оештырган иде, ә кунакка 14 нче лицейда озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран-педагог Насыйбуллина Дәүҗия Галиевна чакырылган иде. Дәүҗия апалары балаларга үзе турында да, ул еллар турында да үтемле итеп сөйли алды. Мондый очрашуларның балаларыбызга тәрбияви ягы әйтеп бетергесез...
Моннан тыш, Гыйльмуллина Г.Р. “Тамчы-шоу”, Мифтахова Э.Ф. “Театр – күңел көзгебез” дигән чаралар үткәрде, Насыйрова М.С. “Изге Болгар иленә сәяхәт” (10а,л) ясады; Фәсхетдинова З.М. (7г) сыйныф сәгатендә “Әфган хатирәләре” темасын алып, материалны бик үтемле итеп бирә алды. Фәсхетдинова З.М. 7 нче г сыйныфы укучылары белән 19 нчы мәктәптә үткәрелгән “Язучы И. Нәбиуллина белән очрашу” кичәсендә дә катнашты. Кичәдә аның укучысы Нуриәхмәтова Лилия (язучы аның якташы) актив чыгыш ясаучыларның берсе булып, күпләрне сокландырды...
Шмелёва Л.Г. (1г) – “Әлифба бәйрәме”н бик оста итеп оештыра алды: һәр бала үзенең ниләр белүе, мәктәптә нәрсәләргә өйрәнүе турында сөйләде, чара ике телдә алып барылды, сыйныфтан тыш чараны әзерләүдә 7г сыйныфы укучылары да зур өлеш керткән, алар әкият геройлары булып киенгән иде. Чарага килгән әниләрнең йөзендә канәгатьләнү хисен тоеп утыру да үзе бер шатлык түгелме?
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: һәр класстан тыш чара үзенчәлекле, мавыктыргыч, тәрбияви булуы белән аерылып торды. Һәр чарага презентация ясалды, техник чаралар да актив кулланылды.
Н.И. Габидуллина, 14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













