• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Сугыш чоры балалары белән очрашу...

Опубликовано: 21.01.2015

Бөек Ватан сугышы  тәмамлануының 70 еллыгына багышлана!

21 нче гыйнварда 37 нче номерлы балалар китапханәсендә сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде. Бу очрашу кичәсен 14нче лицейның 1 Г  сыйныфы җитәкчесе Шмелева Ләлә Габделбәр кызы оештырды.

Очрашуга мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләп лаеклы ялга киткән ветеран-укытучы Бутяева Анна Гурьевна чакырылган иде. Очрашу Бөек Ватан сугышы  тәмамлануының 70 еллыгына багышланды. Ул шигырьләр белән башланып китте. Аннан соң сүз Анна Гурьевнага бирелде. Бутяева А.Г. үзенең балачагын, сугыш елларын искә алып сөйләде: сугыш елларында ничек яшәүләрен, ачлы-туклы йөрүләрен, әтиләрен  көн дә өзелеп  көтүләрен һәм әтиләренең сугышта хәбәрсез югалганын... Аның сугыш еллары турында сөйләвен без дә бик теләп тыңладык. Кайбер вакыйгалар турында сөйләгәндә күзләргә ирексездән яшьләр дә килде. Анна Гурьевна әтисеннән калган блокноттан шигырьләр дә укып күрсәтте, әтисенең шигырь язу сәләте кызына да күчкән икән әле. Бутяева А.Г. үзенең дә сагыну, сагыш турындагы шигырьләрен балаларга укып китте.
Балалар да читтә калмадылар, алар да бу очрашуга матур-матур шигырьләр, җырлар өйрәнеп килгәннәр иде. Укучылар да Анна Гурьевнага үзләренең сугыш темасына багышланган шигырьләрен сөйләп киттеләр.Үз телебездә матур, сәнгатьле итеп сөйләнгән шигырьләр барыбызның да күңелләребезгә хуш килде. Балаларның чыгышларын әниләре, әбиләре бик кызыксынып тыңлап утырды. Кичә тирән эчтәлекле, балалар өчен тәрбияви булды. Шушындый кичәне оештыручыларга тирән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

 1г сыйныфының ата-аналары исеменнән Идиятуллина Лилия



К списку новостей