Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Онытылмас әкият!
Опубликовано: 24.12.2014Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.
Венер Фәттахның шигырь юллары белән язмамны башладым. Менә шул качып яткан әкияттә булып кайткан хисләрем белән уртаклашасым килә.
24 нче декабрь көнне без 14 нче лицейның 1 нче Г сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре белән бергәләп Түбән Кама татар дәүләт драма театрына Яңа ел бәйрәменә багышланган әкият-тамашага бардык. Без анда татар телендә әкияттәгечә матур, искиткеч кызыклы театральләштерелгән тамаша карадык. Сәхнәдә алдынгы, лаеклы артистлар чыгыш ясады. Бу тамаша үзенең гаҗәеп матурлыгы, хәзерге заман мультфильм геройларының катнашуы белән балаларны җәлеп итте. Татар телендә алып барылган Яңа ел кичәсе үзенең тәрбияви максаты белән аерылып тора.
Мин ел саен Түбән Кама татар дәүләт драма театрына Яңа ел тамашасы карарга барам, моның кадәр бай идеяле, фантазияле артистларны күрә алуыма бик шатмын. Театрда режиссёр тоемлавын тотып алып, үзләренең профессиональ осталыклары югарылыгында һәр рольне тормышка якынайтучы артистлар коллективы эшләвенә сокланам. Балаларны матурдан-матур тамашалары белән елдан- ел кызыксындырып, аларның күңелләрен яңадан шушы милли мохитле бинага киләсе килүләрен үстереп тору бик зур көчкә лаектыр дип уйлыйм. Үзебезнең татар җанлы артистларыбызга бик зур рәхмәтләремне белдерәм, армый-талмый эшләсеннәр.
Татар халкы китаплы һәм театрлы халык. Халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрларыбыз киләчәктә дә чәчәк атар.
Шмелёва Л.Г., 14 нче лицейның башлангыч сыйныф укытучысы
К списку новостей













