Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Талантларның кышкы ялкыны...
Опубликовано: 27.12.2014Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр – ул искиткеч могҗиза. Сәхнәдә кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше бармы икән?!. Уйлап карасак, тормышта без билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит...
6 г сыйныфы (класс җитәкчесе Мифтахова Э.Ф.) укучыларының да хыяллары сәхнәдә үз рольләрен башкару иде. Менә шушы хыялны чынга ашыру максатыннан алар И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның милли бүлек җитәкчесе Зиновьева Флүрә Минһаҗ кызы тарафыннан оештырылган “Кыңгырау” дип исемләнгән драмтүгәрәккә йөри башладылар.
2014 нче елның март аенда Яр Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда “Сәхнә көзгесе” исемендәге Республикакүләм милли балалар театры фестивалендә II урын яулаганнар иде инде, ә быел Россиякүләм “Талантларның кышкы ялкыны” конкурсында Ф.Яруллинның “Каракның бүреге яна” дип исемләнгән спектакле белән I дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдылар.
Аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек телибез. Тагын да югары үрләр яулап, безне шатландырырлар дип ышанып калабыз.
Э.Ф.Мифтахова, 14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей













