Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Телебез – байлыгыбыз
Опубликовано: 22.12.2014Киләчәккә карап җилдерик, әй,
Таныш моңнар чыңлый дугада.
Туган телем безгә кодрәт бирә,
Анам теле хәер-догада.
Мәдәният - халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра. Матурлык кем өчен дә илһам, күңел күтәренкелеге, дәрт-дәрман чыганагы була ала.
2014 нче ел - Мәдәният елы кысаларында 19 нчы декабрьдә Казан шәһәре “Экономика, фән, идарә итү һәм хокук институты”ның Түбән Кама филиалында “Россия цивилизациясенең полиэтник һәм поликонфессиональ мөнәсәбәтләр динамикасы” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференциядә төрле юнәлешләрне үз эченә алган 10 cекция эшләде. Безнең мәктәптән бу конференциядә 8 укучы катнашты.
Татар филологиясе cекциясендә 9Л сыйныфы укучысы Таһиров Илшат (җитәкчесе Мифтахова Э.Ф.) “Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел” дип исемләнгән фәнни эшен яклап чыгыш ясады һәм ул I дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.
“Минем туган телем – татар теле. Аның һәрбер хәрефе, иҗеге, сүзе илаһи моң, сихри аһәң белән тулган”, - ди Илшат.
Илшат һәм аның укытучысы Эльмира Флүр кызына тирән рәхмәтебезне белдерәбез, аларга сәламәтлек, алга таба да уңышлар телибез.
К списку новостей













