Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Моңлы да соң җырлары...
Опубликовано: 01.12.2014Татар моңы, татар җыры...
Йөрәгеңә үтеп керер дә,
Нурландырыр керсез күңелеңне,
Усаллыкның калмас кере дә.
Тыңла әле, син, бер татар көен,
Тыңла әле бер, күзең ачылсын.
Күңелдәге булган сагыш-моңнар
Татар җыры белән басылсын...
29 нчы ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә “Бәхет йолдызы” исемле II республикакүләм милли татар сәнгате фестиваль-бәйгесе үткәрелде. Бу юлы инде вокалистлар ярышты һәм аларның репертуарында татар композиторларының әсәрләре, татар халык музыкасы урын алды.
Бәйгедә 14 нче лицей укучылары да бик теләп катнашты. Моның сере бик гади: Альберт абыйлары (Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе) балаларга инде ничә еллар гармун моңын сеңдереп килә... Әйе, кемнәрнең генә күңелен җилкетмәгән дә, кемнәрнең генә йөрәген кузгатмаган гармун моңы! Гармун моңына гашыйк булмаган кеше юктыр.
II республикакүләм милли татар сәнгате фестиваль-бәйгесенең “ВОКАЛ-СОЛО” номинациясендә үз бәхет йолдызына лаек булып, югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз:
Нуриәхмәтова Лилия (7г сыйныфы) – II дәрәҗәдәге лауреат дипломы, Газизҗанов Инзил (6г сыйныфы) - III дәрәҗәдәге лауреат дипломы, Кашипов Руслан (4г сыйныфы) - III дәрәҗәдәге диплом (җитәкчесе – Абдуллов А.А.);
Әбләкимова Алинә (6г сыйныфы) – III дәрәҗәдәге диплом (җитәкчесе –Мифтахова Э.Ф.)
“Тырышкан - табар, ташка кадак кагар”, - диләр бит. Алга таба да уңышлар насыйп булсын сезгә!
К списку новостей













