Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Теле барның – иле бар
Опубликовано: 08.12.2014Һәркемнең бар мәңгелектән
Дөньяга бар булган көне.
Кайсы чорда, кайда микән
Халкыбызның туган көне –
Туган телнең туган көне?
2014 нче елның 8 нче декабрендә 14 нче лицейның актлар залында ”Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы РФ законының (14 нче маддәсе), “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законының уку-укыту процессында үтәлешенә багышланган педсовет үткәрелде.
Милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И.Габидуллина үзенең чыгышында бүгенге көндә лицейда “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы һәм ТР халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасына нигезләнеп, милли белем бирү эшен камилләштерү юнәлешендә җитди һәм максатчан эш алып барылуын яктыртып үтте.
Педсоветта татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләре Әбуярова С.М. - укыту-тәрбия процессының ныклы материаль-техник базага корылуы турында, Мифтахова Э.Ф. - татар телен заманча технологияләр кулланып укыту буенча, башлангыч сыйныф укытучыларының МБ җитәкчесе Нуртдинова Ч.М. һәм яшь белгеч Абдушова Р.Р. үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп эш юнәлешләренең берсе – татар милләтеннән булган балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, рус телле укучыларны дәүләт теленә өйрәтү, башка милләт балаларының да туган телен, тарихын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бөтен шартларны да булдыру. Шулай ук балаларга милли тәрбия бирү белән бергә аларның иҗади эшчәнлекләрен, әдәби сәләтләрен дә үстерү, ачу. Укытучылар дәресләрендә телне өйрәтү белән беррәттән, туган илгә, җиргә, үз милләтенең тарихына, теленә, мәдәниятенә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү һәм халкыбызның әхлак нормаларын үзләштерү максаты куялар.
Иҗади эшләүче укытучылар тырышлыгы белән ана телендә белем бирүнең сыйфаты елдан-ел яхшыра бара.Укытучылар дәресләрне нәтиҗәле итеп, укучыларга тәрбия бирүгә якын килүне тәэмин итә торган иҗади алымнар кулланып үткәрәләр, дәреснең һәр этабында укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен үстерәләр, шулай итеп, тирән һәм ныклы белем бирүгә ирешәләр. Шәһәр күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиада нәтиҗәләре дә укучыларга тирән белем бирелүен күрсәтә.
Гомумән, татар теле укытучылары иҗади эшлиләр, эзләнәләр. Аларның профессиональ осталыклары арту аттестация материалларында да ачык күренә. Укыту-тәрбияне камилләштерү юнәлешендә даими, максатчан эш алып бару уңай нәтиҗә бирә: укытучыларның методик осталыклары, укучыларның белем дәрәҗәләре арта, укуга аңлы караш тәрбияләнә.
Узган уку елында уңышларыбыз куанырлык булды. Алга таба да укытучылар халык педагогикасына, җирле материалларга, алдынгы укыту-тәрбия технологияләренә таянып, һәр балага нигезле белем биреп, аларны милләт җанлы, халкыбызның күркәм сыйфатларын үзләштергән, әхлакый шәхесләр итеп тәрбияләрләр. Бөек шәхесебез Ризаэтдин Фәхретдин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнагать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Шундый балалар тәрбияләүне төп бурычыбыз итеп саныйк. Шушы изге, җаваплы эштә барыгызга да зирәк акыл, тирән белем, рухи һәм физик сәламәтлек насыйп булсын.
К списку новостей













