• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Р. Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе

Опубликовано: 19.05.2014

Танылган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев районыбызның шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укучылар өчен менә 16 ел инде әдәби конкурс оештыра. 2014 нче елның 15 нче маенда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры бинасында Р.И. Вәлиев премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелде.

Зал тулып утырган балаларны, аларның укытучыларын котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Куприянова, җәмәгать оешмалары  белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы Альберт Дирзизов, аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов, “Шинник” спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының  Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсеннән Фәтхулла Абдуллин да килгән иде.

Конкурста катнашучылар сәхнәгә күтәрелеп, үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Һәркайсының чыгышы үзенчәлекле, чагыштырулары матур, тел байлыгы сизелеп тора. Аларның шигырьләре төрле номинацияләр буенча бәяләнде. 30 яшь язучы арасында җиңүчеләр тантаналы рәвештә билгеләп үтелде:

1 нче урын – Алинә Гыйззәтуллина, 2 нче гимназиянең  9 нчы класс укучысы;

2 нче урын – Лиана Ситдикова, 15 нче мәктәпнең 4 нче класс укучысы;

3 нче урын – Фирүзә Нуриева, Каенлы авылы мәктәбенең 5 нче класс укучысы.

Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә Р.И. Вәлиев тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бу конкурста 14 нче лицей укучылары Кәлимуллина Адилә (4г), Төхвәтуллин Марсель (8л) дә үзләренең иҗат җимешләре белән катнашып карадылар, аларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез.

Кадерле балалар һәм аларның җитәкчеләре Шмелева Л.Г., Абдушова Р.Р.!

Иҗат чишмәгез саекмасын, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын сезгә!

 Милли мәгариф буенча директор урынбасары  Н.И. Габидуллина



К списку новостей