Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Татар егете – 2014” конкурсы
Опубликовано: 12.05.2014Татар җыры, татар биюләре
Дәртләндерә безнең күңелне.
Җырлап-биеп яшик әле, дуслар,
Бушка уздырмыйк ла гомерне...
Шәһәребездә “Татар егете – 2014” дигән конкурс үткәрелде.
21 нче февральдә Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтажлау колледжында аның сайлап алу өлеше булды. Төрле уку йортларыннан һәм предприятиеләреннән 18 егет туган телләрен, татар халкының тарихын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен белүдә ярышты.
29 нчы апрельдә аларның иң осталары конкурс финалында “Татар егете – 2014” исемен алу өчен көч сынашты. Шушы егетләр арасында безнең лицейның 11ю сыйныфы укучысы Әхмәтшин Алмаз да бар иде.
Туфан Миңнуллин исемендәге Татар Дәүләт Драма театры сәхнәсе идәннәренең никадәр нык булуын Түбән Кама шәһәренең иң затлы 8 татар егете сынап карады - сәхнәдә алар бер-бер артлы да, бергәләшеп тә үзләренең талантларын тамашачыларга күрсәттеләр.
Бәйгенең "Визитка" дип аталган беренче турында егетләр үзләре белән кыскача таныштырып үттеләр. Жюри әгъзаларының бу вакытта йөзләре бик җитди иде - егетләрнең барысының да булган, уңган һәм "Татар егете - 2014" исеменә лаек булуы беренче турдан ук күренә иде.
Егетләрнең барысы да бик матур итеп татарча бии, сәнгатьле итеп шигырь сөйли һәм җырлый. Һәммәсе дә төскә-биткә матур, физик яктан нык, араларында хәтта көрәшчеләр дә бар.
Бәйгенең башка турлары да егетләрне баллар буенча чәчеп ташламады, аларның барысы да югары баллар белән бер тирәдә бөтерелделәр. Бәйгедә "Сәләт", "Актёр булып кара” кебек мавыктыргыч ярышлар да үткәрелде.
Әлеге бәйгенең Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында оештырылуын да әйтеп үтәргә кирәк.
Бәйгенең ахырында "Татар егете - 2014" шәһәр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды:
1 урынга - Нефть-Химия көллияте студенты Мөхәммәтҗанов Рөстәм;
2 урынга - Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучысы Зиновьев Данил;
3 урынга - Нефть-Химия заводы эшчесе Вәлиев Алмаз лаек булды.
14 нче лицейның 11ю сыйныфы укучысы Әхмәтшин Алмаз “Милли җанлы егет” номнациясендә җиңүче исемен алды. Аңа махсус Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Ә калган егетләргә финалда катнашулары өчен Дипломнар бирелде.
Егетләрне котларга сәхнәгә аларның җитәкчеләре, дуслары күтәрелде, моңарчы тамашачы булып егетләр өчен җан атып торган сыйныфташлары чолгап алды. Тантананың соңгы минутларында сәхнәдә аяк басып торыр урын да калмаган иде.
Кадерле укучыбыз Әхмәтшин Алмаз һәм аны шушы конкурска әзерләгән татар теле укытучылары Әбүярова Сәмәрә Минефаиловна, Мифтахова Эльмира Флүровнага зур рәхмәтебезне белдерәбез, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге телибез.
К списку новостей













