• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Мөгаллимнәр тәҗрибә уртаклашты...

Опубликовано: 22.04.2014

Кемне генә сокландырмас, шатландырмас

Укытучы хезмәтенең чын җимеше.

Балаларга төпле, тирән белем бирү –

Менә нинди бөек хезмәт аның эше.

14-24 апрельдә 19 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү буенча курслар оештырылды. Стажировка үтү өчен ике мәктәп билгеләнде: 19 нчы мәктәп һәм 14 нче лицей.

22 нче апрель көнне курсларга йөрүче укытучылар Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясеннән килгән югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучы Исхакова Римма Мөхәррәм кызы белән берлектә 14 нче лицейда  булдылар. Биредә 14 нче лицейның башлангыч сыйныф укытучысы Шмелева Ләлә Габделбәр кызы  4 нче Г сыйныфында татар теленнән “Сүз төркемнәре” темасы буенча йомгаклау дәресе күрсәтте. Аның дәресе яңа стандартларга - Федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОСка) – корылган, бүгенге көн таләпләренә туры килә торган дәрес буларак югары бәяләнде. Укытучыларны  Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе кызыксындырды һәм Сингапур алымы җәлеп итте. Аның асылы дөньяда иң алдынгылардан саналган Сингапур мәгариф методикасының безнең мәктәп һәм дәресләрдә кулланырга мөмкин булган иң яхшы элементларын үзләштерү, кулланудан гыйбарәт. Бу проект укучыда төп дүрт күнекмә тәрбияләүне күздә тота. Киләчәктә республикага файда китерерлек шәхес формалаштыру өчен укучы дөрес һәм ачык итеп аралашырга, хезмәттәшлек итә белергә тиеш. Дәрес вакытында укучылар төркемнәргә бүленеп эшли. Укытучы биргән сорау һәм биремнәрне балалар бергәләп чишә. Бу эштә һәрбер укучы катнаша, берсе дә читтә калмый. Шул рәвешле, Сингапур проектының гадәти алымнардан төп аермасы – укучы үзен иркен тотарга, үз фикерен әйтергә, шул ук вакытта башкаларның да фикерен тыңлый белергә өйрәнә. Әйтергә кирәк, Сингапур белгечләре тарафыннан эшләнгән алымнар республика укытучыларына күптән таныш. Аларга инде элек-электән укучылар белән төркемнәрдә эшләгез, аларга үзара аралашу өчен шартлар тудырыгыз дип әйтеп киләбез. Ә инде гомуми тәэсирләргә килгәндә, бу методика, әлбәттә, кызык һәм файдалы. Иң мөһиме, укучыларның үзләренә дә ошый.

 Дәресне караган укытучылар тарафыннан түбәндәге фикерләр әйтелде: яңа стандартлар укыту-тәрбия процессының максатына, эчтәлегенә һәм оештыру дәрәҗәсенә сизелерлек үзгәрешләр алып килә. Бу үз чиратында укытуны тамырдан үзгәртүне һәм укытучының үзенә дә тулаем үзгәрүне таләп итә. Укытучы, аның укыту процессына мөнәсәбәте, иҗадилыгы, профессиональлеге, һәр баланың осталыгын ачарга теләге – яңа стандартларның төп ресурсын тәшкил итә. Монда укытучының характеры, омтылышы, һөнәри әзерлек дәрәҗәсе зур роль уйный. Әгәр кеше яңалыкка әзер, үзгәрешләрдән курыкмый икән, яңалыкка кереп китү срогы кыска һәм нәтиҗәле булачак. Тамырдан һәм бик тиз үзгәреп корылу хисабына һәр укытучы яңа стандартны проблемасыз тормышка ашыра алачак.

Гомумән, укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрүгә юнәлтелгән  махсус курслар файдалы һәм мавыктыргыч, эшлекле үтте. Белем бирүнең яңача алымнары укытучыларда бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды.

14 нче лицейның  милли мәгариф буенча директор урынбасары  Н.И. Габидуллина



К списку новостей