Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Яшь курайчылар” конкурсы
Опубликовано: 25.04.2014Курайчылар курай уйнамас,
Башкорт курайлары булмаса...
18 нче апрельдә И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Түбән Кама муниципаль районы күләмендә укучы балалар арасында “Яшь курайчылар” фестиваль-бәйгесенең VIII нче шәһәркүләм йомгаклау туры үткәрелде.
Бу бәйгедә 14 нче лицейның 3 Г һәм 4 Г сыйныфы укучыларыннан оештырылган “Чулман энҗеләре” ансамбле катнашты. Бәйгенең төп шарты – укучыларның бирелгән әсәрләрне оста итеп башкаруы һәм сәхнә костюмыннан булулары иде.
Ансамбльнең репертуарында “Туган тел”, “Көймә килә”, “Кояшлы көн” көйләре аһәңле яңгырады, курай моңнары бөтен залга таралды. Ә ялгыз башкаручы Галиев Нияз “Бию көе”н уйнап күрсәтте.
Конкурсның Рәсәйдә Мәдәният елына багышлап үткәрелүе турында да әйтеп үтәргә кирәк. Быелгы фестиваль-бәйге дә укучыларыбыз хәтерендә озак сакланыр дип ышанасы килә. Алар (3-5 нче сыйныфлар арасында) катнашучы Дипломы белән бүләкләнделәр.
Кадерле укучыларыбыз һәм аларга ныклы белем, тәрбия бирүче Нуртдинова Чулпан Мирхәт кызына, Шмелева Ляля Габделбәр кызына; ел саен “Яшь курайчылар” бәйгесендә укучыларыбызны призлы урыннар белән сөендерүче, таләпчән, барлык көчен куеп эшләүче өстәмә белем бирү педагогы – Әмируллин Дилшат Минсәях улына сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













