Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Моң тулы иҗат
Опубликовано: 17.04.2014Мин еракка, офык читләренә,
Сынап кына, сәер күз салам.
Без җиһанда, без яшибез әле!
Мең рәхмәтем сиңа, бер Аллам!
Кешеләрнең, дөрес, төрлесе бар.
Бер ишләре кара янган күмер.
Ә бар мамык кебек ак җанлылар,
Алар башка, үрелерлек түгел...
Җиһан сулышын тоеп яшәгәннән бирле, мин бу тормыш юлының үтә дә сикәлтәле булуын һәм кешеләрне һәрдаим сынарга яратуын аңладым. Һәм, үз чиратымда, ак җанлы, саф, керсез күңелле булып калган кешеләргә соклана идем. Чынлап та, җир йөзендә яшәвең, һәр аткан таңны күрә, хуш исле чәчәкне исни, җиргә горур басып йөри алуың, Аллаһ Тәгаләне зурлар өчен сәбәп түгелмени?
Минемчә уйлаучылар бар, мин үзем генә түгел икән дип сөендем мин бүген, шуңа да чәршәмбе көн күңелемә якты хатирә булып, уелып калды.
16 нчы апрель көнне, 19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә җырчы шагыйрә – Шәмсия апа Җиһангирова белән очрашу булып узды. Шәмсия ханымның иҗаты белән таныш идем һәм шагыйрәне якыннан күрү бәхетенә ирешкәч, бик сөендем. Аның тыйнаклыгы, гади, шул ук вакытта үзенә тартып торучы нурлы йөзендә изгелек, яктылык нурлары биешә иде. Залда утырган укытучы һәм укучылар шагыйрәне бер тын белән тыңлап, аның иҗатына югары бәя бирделәр. Шәмсия ханым, иҗатының сере белән уртаклашып, яшь каләм тибрәтүчеләргә, үз киңәшләрен бирергә дә өлгерде: “Күңелеңә нәрсә килсә, шуны теркәп бар, үз-үзеңне тойма! Ә аның өчен яныңда һәрчак каләмең һәм блокнотың булсын... Һәм, әлбәттә, кулына каләм алган, иҗатка кагылган кеше берничек тә начар була алмый...” дип төгәлләде ул фикерен.
Кунагыбыз яктылыкка, яхшылыкка өйрәтүче шигырьләре белән бергә, үз туган телен яратучы, милләтпәрвәр, татар рухы сеңгән, чын мөселман баласы булып чыкты. Ул үзенең чыгышында бүгенге көндә иң актуаль проблемаларга басым ясап, аларның чишелү юлларын күрсәтте: “Халыкның үзаңы булмау җанны әрнетә. Ничек инде газиз анаң телен белмәскә, ди! Бу бит җинаять! Әти-әниләрнең: балам татарча белми, татар моңын яратмый дигән сүзләре дә сафсата! Мәсәлән, әнием миңа беркайчан да син татар телен белергә тиеш, син төгән, син фәлән дип әйтмәде... Ул нинди авыр елларда да, кайдандыр магнитофон тасмаларын табып алып, салмак кына татар моңын тыңлата иде. Ишеткәнмен, тойганмын, күңелемә, җаныма сеңгән бит! Имеш, татар балалары үз телләрен белмиләр! Хәзер әти-әниләрнең үзләрен тәрбияләү өчен махсус Гаилә мәктәбе ачып җибәрергә кирәк ... Минемчә, дини тәрбиягә борылмыйча, милли тәрбияне биреп булмас! Хәл ителәсе мәсьәләләр бик күп, тик шулай да, өметсезлеккә бирелмичә, алга карап яшик! ”
Ничек хаклы сез, Шәмсия апа, күпме фикерләрем, уйларым сезнең белән аваздаш икән бит! Булганыгыз, хөр ачык фикерегез, без яшьләргә өлге булуыгыз өчен ихластан рәхмәт үзегезгә!
14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р. Абдушова
К списку новостей













