Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Көйле, моңлы татар җыры - 2014” бәйгесе
Опубликовано: 22.04.2014
Ел саен мәктәп укучылары арасында оештырылган “Көйле, моңлы татар җыры” дип исемләнгән балалар хоры бәйгесенең төп максаты - туган телгә һәм татар халык җырларына мәхәббәт тәрбияләү.
Без әлеге чарага әзерлекне җыр дәресләрендә сентябрь аеннан ук башладык. Музыка җитәкчебез Абдуллов Альберт Әсхәт улы белән берлектә уку елы барышында әзерлекне дәвам иттек.
18 мартта шәһәребезнең 3 нче мәктәбендә бәйгенең I туры узды. Балалар Нигезләмәдә күрсәтелгән хор (3г, 5г, 7г сыйныфлары), дуэт (Гайфуллина Альбина, Титова Карина, 3 г; Әскәрова Резедә, Гаязова Айгөл, 7э) һәм соло (Кашипов Руслан, 3 г; Газизҗанов Инзил, 5г) номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Башка мәктәп җыр коллективлары да бәйгегә җитди әзерләнгәннәр иде. Без дә сынатмадык: “Гармун уйныйм”, “Чияле тау” җырлары белән хор һәм “Адым саен елмаю”, “Кайтчы, иркәм, яныма” җырлары белән Руслан Кашипов һәм Газизҗанов Инзил, дуэтыбыз (Әскәрова Резедә, Гаязова Айгөл, 7э сыйныфы укучылары) II турга уздылар.
8 нче апрель көнне бәйгенең II туры булып үтте. Без, түземсезлек белән, дулкынланып, чыгышыбызның нәтиҗәсен көттек.
22 нче апрель көнне И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үткәрелгән Гала-концертта бәйгегә йомгак ясалды:
- 1-4 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны (I дәрәҗә лауреат Дипломы) алуыбызны белгәч, бик сөендек, безнең тырышлыгыбыз юкка булмады.
- “Җырлы тургай” номинациясендә солист Кашипов Руслан (3г),
- “Челтер чишмә” номинациясендә солист Газизҗанов Инзил (5г),
- “Бәхетле балачак” номинациясендә 5г сыйныфы укучылары хоры “Чияле тау” җыры белән җиңеп чыктылар.
- Дуэт чыгышы (Әскәрова Резедә, Гаязова Айгөл, 7э сыйныфы укучылары) III дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булды.
Музыка җитәкчебез Абдуллов Альберт Әсхәтовичка, сыйныф җитәкчеләренә, бәйгедә катнашкан барлык балаларга, ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез.
Шәһәребездә мондый чаралар булганда, милли традицияләребез, буыннан-буынга күчеп килүче җыр-моңнарыбыз киләчәк буынга җиткерелер.
Башлангыч сыйныф укытучысы Нуртдинова Ч.М.
К списку новостей













