Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Ач, шигърият, серләреңне...
Опубликовано: 21.04.201414-19 апрельдә Казан шәһәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучылар арасында Г.Тукай исемендәге IV Бөтенроссия конкурсының йогаклау туры узды.
Конкурсның темасы – "Җәлилчеләр". Программада яңгыраган шигырь һәм проза әсәрләреннән өзекләр Бөек Ватан сугышына багышланган һәм алар Туган илгә мәхәббәт, фашизмга нәфрәт хисләре белән сугарылган иде.
Бу конкурс, беренче чиратта, милли мирасны саклау, татар телен пропагандалау, заманча милли шигъриятне үстерү, милли мәдәният үрнәкләрендә шәхес тәрбияләү, шулай ук балалар һәм яшьләр иҗатын активлаштыруга юнәлдерелгән социаль-мәдәни проект булып тора.
Конкурста 7 яшьлек балалар белән бергә югары уку йортлары студентлары да катнашты. 14 нче лицейдан 2 нче В сыйныфы укучысы Минниев Айдар Муса Җәлилнең "Карак песи" шигыре белән чыгыш ясады. Ул 15-16 нчы апрель көннәрендә сайлап алуның 1нче һәм 2 нче турларын уңышлы узды. Жюри әгъзалары тарафыннан Айдар телевидениедә чыгыш ясарга лаеклы дип табылды һәм "Яшьләр тукталышы", "Ач, шигърият, серләреңне" телетапшыруларында катнашу хокукына ия булды. Диплом белән дә бүләкләнде. Молодец, Айдар, булдырдың!
14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.М. Идиятова
К списку новостей













