Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Шушы яктан, шушы туфрактан без...
Опубликовано: 14.04.2014Бер очрашу үзе бер гомер дип,
Бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Бер очрашып серләр бүлешү –
Бу гадәтләр әле бетмәгән...
Һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши. Үз төбәгебезнең күренекле шәхесләре белән танышу мәктәбебездә күркәм традициягә әйләнде.
4 нче апрель көнне 14 нче лицейның актлар залында татар халкының юмор остасы, шагыйрь һәм конферансье Алмаз Хәмзин белән очрашу үткәрелде.
Зал 2-8 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар белән шыгрым тулы иде. Ниһаять, түземсезләнеп көткән концертны кадерле кунагыбыз башлап җибәрде: үзе җырлый, үзе көлдерә... Укучылар өчен кызыклы конкурслар да оештырырга өлгерде әле ул. Әйе, бүләкләсә дә бүләкли икән бит Аллаһ Тәгалә: буй-сын, сандугачтай моңлы тавыш, иҗади сәләт... Бу олуг зат табигатькә , туган җиргә, тормышка башкача, якты, илаһи күзлектән карарга мәҗбүр итә. Һәр җөмләсе уйланылган: кызык та, шул ук вакытта тәрбияви һәм балалар күңеленә үтемле итеп барып җитә ала.
Ә концертыбыз салмак кына агыла торды. Түбән Камабызга яраткан шәхесебез Алмаз абый Хәмзин белән бергә балалар шагыйре Алмаз Гыймадиев һәм сәхнә йолдызы - Алмаз Хәмзинның кызы - Алия Хәмзинаның килүе билгеле булды. Алия Хәмзинаның да җырларын балалар бик ошаттылар, озак кына алкышладылар. Көлке-мәзәк, юмор, җыр - барсы бергә серле дулкын хасил итеп, үрелеп барды. Санаулы вакыт бик тиз үтеп тә китте. Очрашу билгесе итеп һәр балага “Сабантуй”, “Казан утлары” журналлары да калдырып китте әле алар.
Концерттан чыкканда, бүгенге очрашудан берәүнең дә битараф калмаганлыгы күзгә ташланды: күтәренке кәеф, йөзләрдә елмаю...
Милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И. Габидуллина
К списку новостей













