Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Сәхнә көзгесе...
Опубликовано: 07.04.2014Чит җирләргә барып чыгып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр, дип өйрәтә әби-бабаларыбыз. Чөнки театр – ул тормыш, театр - ул яшәеш.Театр – ул искиткеч могҗиза.
Сәхнәдә, кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит... Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар.
Яр Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Республикакүләм милли балалар театры фестивале буласын ишеткәч үк, 5г сыйныфы укучылары бу фестивальгә зур тырышлык белән әзерләнә башладылар. Алар И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның милли бүлек җитәкчесе Зиновьева Флүрә Минһаҗ кызы һәм сыйныф җитәкчесе Мифтахова Эльмира Флүр кызы белән берлектә Фәнис Яруллинның “Каракның бүреге яна” спектакленнән өзек сайлап алдылар һәм бу өзекне сәхнәгә кую өчен 3 ай әзерләнделәр.
Менә, ниһаять, 25 нче март иртәсендә 5г сыйныфының әдәби-драматик коллективы “Сәхнә көзгесе” исемендәге Республикакүләм милли балалар театры фестиваленә киттеләр. Бу фестивальгә Татарстан Республикасының барлык төбәкләреннән дә катнашучылар җыелган иде. Тырышканнары бушка булмады, алар II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр.
Татар халкы китаплы һәм театрлы халык. Театр сәнгатен дөньяга китерү, үстерү һәм гасырлар буе яшәтү – бөтен халык эше. Шушындый театр җанлы укучыларыбыз булганда, халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрларыбыз киләчәктә дә чәчәк атар.
К списку новостей













