Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, - шушы булыр иң зур бүләгең...
Опубликовано: 03.04.201429 март көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, - шушы булыр иң зур бүләгең” дигән 25 нче муниципаль сәнгатьле уку конкурсының йомгаклау туры үткәрелде.
4 көн барган сәнгатьле уку конкурсының 2 нче турында 305 кеше катнашты, шулардан: 135 – мәктәпкәчә яшьтәге балалар; 18 – 7-8 яшьтәгеләр, 59 – 9-13 яшьтәгеләр, 26 – 14-19 яшьтәгеләр, 67 – 20 яшьтәгеләр һәм аннан да өлкәннәр.
III турга 63 конкурсант сайлап алынды һәм 29 нчы мартта һәр яшь номинациясендә иң әйбәт чыгыш ясаучылар билгеләнде. Менә алар:
5-8 яшьтәгеләр:
1 урын – Бочарев Илья – 61 нче балалар бакчасы;
2 урын – Закирова Адилә – 8 нче мәктәп, 1 нче сыйныф;
3 урын – Савельева Елена – 88 нче балалар бакчасы;
Приз – Хуҗина Милена – 42 нче балалар бакчасы;
Приз – Гудошников Вячеслав – 33 нче балалар бакчасы.
9-13 яшьтәгеләр:
1 урын – Шакирҗанова Камилла – 7 нче мәктәп;
2 урын – Шаехова Илсөя – 19 нчы мәктәп;
3 урын – Уразбаева Азалия – 16 нчы мәктәп;
Приз – Хәбибуллин Хәбиб – 2 нче гимназия, 2 нче сыйныф
14-19 яшьтәгеләр:
1 урын – Абдуллин Марат – 1 нче гимназия, 10 сыйныф;
2 урын - Халиков Илдар – Каенлы мәктәбе;
3 урын – Цапаева Диана – 32 нче гимназия, 11 нче сыйныф
20 яшь һәм аннан да өлкәннәр:
Гран-при – Мурзаханова Миләүшә Маратовна – педколледж;
1 урын – Вилкова Валентина Ивановна – Благодатное, ДК;
2 урын – Фәйзетдинова Анфиса Зиннуровна - Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә;
3 урын – Нургалиева Әлфия Сәлимҗановна – нефтехимия техникумы;
Приз – Буланова Резидә Әүхәтовна – 39 нчы балалар бакчасы
14 нче лицейдан сәнгатьле уку конкурсында барлыгы 8 укучы: Әхмәтшин Камил – 1а (Гарифуллина Ф.З.), Хисмәтуллина Адилә – 2а (Чагина С.В., Абдушова Р.Р.), Җиһаншина Адилә – 3г (Нуртдинова Ч.М.), Батырова Җәмилә – 3э (Биктаһирова М.И.), Вәлиева Илүзә - 5г (Мифтахова Э.Ф.), Загизова Әлфинә – 5г (Мифтахова Э.Ф.), Батырова Алия – 9а (Насыйрова М.С.), Файрушина Айгөл – 9б (Кашипова А.Н.) ; шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдушова Рузилә Рафаэловна да катнашты.
Йомгаклау турында Хисмәтуллина Адилә (2а) һәм Файрушина Айгөл (9б) чыгыш ясадылар. Аларга катнашучы Дипломнары тапшырылды.
Конкурста катнашкан укучылар һәм аларны әзерләгән укытучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Җан тынычлыгы, сәламәтлек, чиксез бәхетләр; яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә!
Милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И. Габидуллина
К списку новостей













