• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

“Чибәркәй–2014” конкурсы

Опубликовано: 01.04.2014

Сокланырсың сылу кызга,
Чыңлый чулпы төймәсе.

Э. Шәрифуллина

Татар кызы... Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар хатын-кызлары... Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле дә әле алар. Хатын-кыз – нәселне, милләтне, Халкыбызның олылыгын, бөеклеген саклап калырга бурычлы зат.

Татар халкым гомер буе нәфис, уңган татар кызлары белән дан тоткан.   Гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык.

Менә шушы гореф-гадәтләрне үз эченә алган “Чибәркәй–2014” конкурсының йомгаклау туры 24 нче мартта 15.00 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең И.Х.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үткәрелде. “Чибәркәй-2014” бәйгесендә шәһәребезнең 44  сылу, уңган-булган, гүзәл кызлары катнашты. Ә аның финалына сайлап алынган 15 кыз шәһәребезнең иң чибәр татар кызы исеме өчен ярышты.

Конкурсның барлык сынаулары тәмамлангач, жюри төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне һәм “Чибәркәй” исеменә лаек булган кызны билгеләде. Бу исемне “Нижнекамскнефтехим” акционерлык җәмгыятенең химик анализ лаборанты Айгөл Хәбибуллина алды. Айгөлгә һәм аерым номинацияләрдә җиңүчеләргә – акчалата бүләкләр, конкурс финалында катнашкан кызларның барысына да Дипломнар тапшырылды.

Бу конкурста безнең лицей укучылары 9г сыйныфы укучысы Хәйретдинова Эльвина (Насыйрова М.С., Вәлиуллина Л.Д. җитәкчелегендә), 10л сыйныфы укучысы Садыйкова Ләйсән (Әбүярова С.М., Мифтахова Э.Ф. җитәкчелегендә) актив катнашып финалга чыктылар һәм уңышлы чыгыш ясап,  катнашучы Дипломына лаек булдылар.

Казаннан килгән эстрада артистлары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем тарафыннан котлаулар яшь кызларыбызның күңелендә озак сакланыр һәм тагын да биек үрләрне яуларга рухландырыр дип ышанасы килә.



К списку новостей