Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Бер очрашу үзе бер гомер...
Опубликовано: 21.03.2014Клара Булатова - үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхес. Шагыйрәне үз күзләрең белән күрү, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәһалерәк ни була ала? Түбән Камадан кузгалып киткәч, машина тәрәзәсеннән карны ерып йөгергән гөрләвекләрне күзәтеп, күңелдән генә Клара Булатованың шигъри юлларын яңартып башланган сәфәр күңелдә озак сакланыр әле. Шагыйрә белән үткәргән бер көн киләчәктә бик күп хатирәләр, бик күп серләре белән хәтеребезгә теркәлер...
2014 елның 20 мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында шагыйрә Клара Булатова исемендәге Премияне тапшыру тантанасы булып узды.
Әлеге премия институтның ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, профессор Ильяс Рәхимҗан улы Сәлаховның тәкъдиме белән, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче талантлы укучыларны, студентларны барлау, аларга ярдәм итү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 2012 елда булдырылган иде.
Бәйгедә катнашучы студентларның, укучыларның саны елдан-ел арта бара. Быел Татарстанның 18 муниципаль районы һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка шәһәрләрнең 108 мәктәбеннән килгән укучылар, Казан федераль университетының Алабуга институты, Казан дәүләт аграр университеты, Самара дәүләт медицина университеты, Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Әлмәт дәүләт нефть институты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Чистай педагогик көллияте, Әлмәт политехник техникумы һәм Әлмәт физкультура көллияте студентлары катнашты.
Премиягә дәгъва иткән 412 эш арасыннан иң яхшылары сайлап алынды. Төрле милләт вәкилләреннән булган балалар сәхнәдә барысы да татарча чыгыш ясады. 28 егет һәм кыз акчалата премияләр һәм институтның махсус бүләкләренә ия булды.
Әлеге бәйгедә укучылары иң актив катнашкан мәктәпләр дә билгеләнде: Әлмәт шәһәре Р.Фәхреддин исемендәге гимназия, Түбән Кама шәһәренең 14 нче лицее, Сарман муниципаль районы Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенә акчалата Премияләр һәм директорлары исеменә язылган Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Безнең мәктәптән бу бәйгедә 9 укучы һәм 6 укытучы катнашты: Гаязова Айгөл һәм Аскарова Резедә - 7э (җитәкче – Исмәгыйлева Г.Р.) III дәрәҗә Дипломга лаек булсалар, Газизҗанов Инзил – 5г (җитәкче – Мифтахова Э.Ф.), Хәйретдинова Эльвина – 9г, Кашипов Руслан – 3г (җитәкче – Абдуллин А.А.), ФәттаховТимур - 7г (җитәкче – Әбуярова С.М.), Абдуллина Илүзә – 7а, Гыймранова Гөлназ – 7а (җитәкче – Гыйльмуллина Г.Р.), Нуриәхмәтова Лилиягә – 6г (җитәкче – Фәсхетдинова З.М.) лауреат Дипломнары бирелде.
14нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Э.Ф.Мифтахова, С.М. Абуярова
К списку новостей













