Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
11 яшьлек каратэчы
Опубликовано: 10.03.201414 нче лицейның 5 нче г сыйныфы укучысы Илһам Гатин Мәскәүгә, үз яшендәге малайлар арасында каратэ буенча Бөтенроссия турнирына барып, беренче урынны алып кайтты. Җиңүче кубогын һәм беренче дәрәҗә дипломны аңа Россиянең спорт министры Владимир Мутко үзе тапшырган.
Илһамга әле 11 яшь кенә. Ул әти-әнисе белән Шәңгәлче авылында яшәсә дә, укырга 14 нче лицейга килеп йөри. Спорт белән дә шәһәрдә шөгыльләнә. Өлкәннәр, шул исәптән бабасы Сәлим аны, бер дә авырсынмыйча, Түбән Камага китереп һәм алып кайтып йөриләр. Илһам яхшы укый, спортта да инде шактый уңышларга ирешеп өлгергән. Алты яшеннән күнегүләргә йөри башлап, соңгы берничә елда балалар арасында каратэ буенча Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда байтак җиңүләр яулаган. Монда аның беренче тренерлары Руслан Фәизов, Динар Абдуллин, хәзерге вакытта ярышларга әзерләүче өлкән тренер Марат Гафиятовның да өлеше зур.
Илһамнан күреп, аның 9 яшьлек энесе, 3 нче г сыйныфы укучысы Ислам да каратэ белән мавыгып киткән, инде беренче матур гына уңышлары да бар. Абыйсы кебек ул да 14 нче лицейда укый, спортзалга да бергә йөриләр.
Кадерле укучыбыз! Синең уңышларыңа без дә куанабыз. Үз бәхетең-тәүфигың белән үс, алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм яхшы билгеләренә генә укып, шат күңелле булып, уңышларың белән әти-әниеңне, туганнарыңны һәм безне гел сөендереп торуыңны телибез.
14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И.Габидуллина
К списку новостей













