• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Батырлык дәресе

Опубликовано: 15.02.2014

15 февраль  көне 6 нчы Г сыйныфы укучылары Балалар китапханәсенең 37 нче филиалында кунакта булдылар. Китапханәче Валиева Әнүзә Әбүзәр кызы алар өчен “Батырлык дәресе” үткәрде. Ул укучыларга  Советлар Союзы Герое , Ленин премиясе лауреаты шагыйрь  Муса Җәлил турында сөйләде. Шагыйрьнең батырлыгы турында  балалар тын да алмыйча тыңладылар, аның үлемсез  шигырьләре  аларның күңелендә тирән эз калдырды.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

“Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

   Палач балтасы астында да шундый зирәк, ялкынлы, Туган илне чиксез ярату һәм кеше каны эчүчеләргә -фашистларга  үтергеч нәфрәт белән сугарылган шигырьләр язу өчен тимердәй нык ихтыярлы, аек акыллы, олы җанлы, кайнар йөрәкле кеше булырга кирәк.  М. Җәлил халкыбызның данын еракларга яңгыратты.

Башым иям бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә. (П. Хузангай)

   Дәрес ахырында уздырылган викторина Муса Җәлилнең батырлыгы укучыларны битараф калдырмаганлыгын күрсәтте. Алар бөтен сорауларга да бик актив һәм дөрес итеп җавап бирделәр. Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгын, Х. Җәлилованың “Абыем турында” дигән хикәяләрен Һ.б.ны өйләренә дә укырга алып киттеләр.

   Татар халкының талантлы улы, бөек солдат, бөек шагыйрь  - Муса Җәлил алдында баш иябез. Аның батырлыгы яшь буынны яктылыкка, хөрлеккә өндәп торыр.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Фәсхетдинова Зилә Мөгаллим кызы



К списку новостей