Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Туган телем – серле тел...
Опубликовано: 17.02.2014Шигырь! Ул нәрсә? Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел дибез, ә шигырь еллар, гасырлар белән исәпләшми яши бирә. Буыннардан буыннарга, илләрдән илләргә, күңелләрдән күңелләргә күчеп яши. Саргаюны, картаюны белми яши. Югыйсә шигырь − бер тәртип белән килгән сүзләр тезмәсе генә. Әмма нинди сүзләр!
Чынлап та, сүз − искиткеч могҗизалар тудыра алучы, зур тәэсир итү көченә ия булган корал. Ә корал белән сак эш итәргә кирәк. Шуңа күрә соңгы вакытта сүз сафлыгын саклауга, сүзләргә сакчыл караш тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә, төрле чаралар үткәрелә.
Быел безгә Республикакүләм «Туган телем - серле тел» шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга туры килде. Бәйгенең йомгаклау туры 2014нче елның 15нче феврале көнне Түбән Кама шәһәренең И.Х.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үткәрелде. Бу бәйгедә республика буенча 700 укучы катнашты. Шулар арасында безнең мәктәптән дә 8 укучы, көчләрен сынап карамакчы булып, үзләренең шигырь сөйләп төшкән видеоязмаларын бу конкурска тәкъдим иткән иде. Нәтиҗәдә исә, бу 8 укучы да төрле номинацияләрдә призлы урынга лаек булды:
I урын - Гыйләҗева Айгөл (5г) – “Серле дөнья” номинациясе, II урын - Вәлиева Илүзә (5г) – “Ел фасылы” номинациясе, II урын - Загизова Әлфинә (5г) -“Тереклек дөньясы” номинациясе - (Мифтахова Эльмира Флүр кызы);
II урын - Гаязова Айгөл (7э) – “Ел фасылы” номинациясе, II урын - Батырова Алия (9а), III урын - Хәйретдинова Эльвина (9г) - “Экология” номинациясе – (Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы);
II урын - Хәйдәрова Динара (7э) – “Яшел яфрак” номинациясе – (Исмәгыйлева Гөлнара Ришат кызы);
II урын - Батырова Җәмилә (3э) – “Кошкайлар” номинациясе – (Биктаһирова Мәдинә Ислам кызы).
Сүзләр! Газизләрдән газиз әткәм-әнкәм телеңдәге − Бөек Татар телендәге сүзләр! Җир шары буйлап кояш нурлары кебек таралсын иде дә җиһандагы барлык кешеләрне бары тик гүзәллеккә һәм изгелеккә генә өндәп торсыннар иде!
Кадерле укучылар һәм хөрмәтле татар теле укытучылары! Сезгә алга таба да уңышлар телибез, иҗат чишмәләрегез саекмасын. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә, белем тауларының тагын да биегенә менәргә язсын.
К списку новостей













