• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге

Опубликовано: 13.01.2014

14 нче лицейда  татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге үткәрелде. Декадага әзерлек алдан ук алып барылды, аны үткәрүдә барлыгы 13 укытучы актив катнашты һәм алар тарафыннан 2 ачык дәрес, 13 класстан тыш чара күрсәтелде. Быелгы декаданың  да темалары  үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды.

Балаларда туган ягыбызга, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә карата  мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне күздә тотып, Насыйрова Ф.М. һәм Мифтахова Э.Ф.  8л сыйныфы укучылары белән “Туган ягым – гүзәл як”;  Насыйрова Ф. М., Фәсхетдинова З.М. “Татарстанның истәлекле урыннары”( 6э);  Идиятова Р.М., Абдушова Р.Р.  “Хикмәтле син, татар теле”(2а, э); Шмелёва Л.Г. “Кызыклы татар теле” (4г) дигән класстан тыш чаралар күрсәттеләр.

 “Сәламәтлек” темасы да читтә калмады. Мәсәлән, Вәлиуллина Л.Д.. “Сәламәтлек –зур байлык” (10ю )  дигән класстан тыш чара үткәрде. Бу класстан тыш чараның да нигезендә тәрбияви максат ярылып ята: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтү, начар гадәтләрне булдырмау һ.б.

Абдушова Р.Р., Хәкимова В.Г.  балалар язучысы А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен 1в, 2г сыйныфы укучылары белән сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мифтахова Э.Ф. “Тукай эзләре буйлап” (5г) сәяхәткә чыкса, Шмелёва Л.Г. әдәби уку дәресендә сыйныфы укучылары белән “Муса Җәлил эзләреннән” сәяхәт итте. Гарифуллина Ф.З. исә үз дәресендә (“Исемнәрнең 1 зат берлек сан тартым белән төрләнеше. Э, э хәрефе”) сыйныфы укучыларының татар телен яратып өйрәнүләрен күрсәтә алды.

Татар халык авыз иҗатына корылган класстан тыш  чаралар да мавыктыргыч, балалар күңеленә сеңеп калыр дип ышанасы килә: Әбуярова С.М., Гыйльмуллина Г.Р. “Без әкиятләр яратабыз” (5а ),   Әбуярова С.М. “Без шигырь яратабыз” (7г ). Балалар шигырь һәм татар халык әкиятләрен бик тә яратып өйрәнәләр икән дип сокланып утырасың.

Китапка карата сакчыл караш, дуслык һәм татулык, әниләребезгә карата мәрхәмәтле булу, шәфкатьле, игътибарлы һәм ихтирамлылык тәрбияләү йөзеннән  үткәрелгән тәрбияви чаралар да мактауга лаек: Гыйльмуллина Г.Р., Исмәгыйлева Г.Р.  “Ана – шәфкать диңгезе” (7а ); Идиятова Р.М., Биктаһирова М.И. “Китап – белем чишмәсе” (3а);  Биктаһирова М.И. “Дуслар белән күңелле, яшәве рәхәт” (3э); Биктаһирова М.И., Гарифуллина Ф.З. “Хәрефләр бәйрәме” (1э).

Йомгаклап шуны әйтәсе килә:  һәр класстан тыш чара үзенчәлекле, мавыктыргыч, тәрбияви булуы белән аерылып торды. Һәр чарага презентация ясалды,  техник чаралар актив кулланылды.

Н.И.Габидуллина, 14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей