• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Без дәвамлы халык

Опубликовано: 23.12.2013

Ак  кәгазь битенә сибелгән энҗе бөртекләрен учка җыям да йолдыз итеп күккә таратам. Ничек матур алар! Ягымлы караш, сихри моңга төренгән йолдызлар шигъри тәлгәш булып, кояш нурларында биешә-биешә, Тукайның “Туган  тел”, “Әллүки”ен көйлиләр шикелле... Үзем дә сизмәстән шул җырга кушылам:

           “И туган тел, и матур тел,

            Әткәм-әнкәмнең теле...”

Әткәм-әнкәмнең теле... Шундый газиз, җанга якын, кадерле шул ул тел! Тукаебыз да аның садә моңын,  тирән эчтәлеген тоеп, уй-хисләрен энҗе бөртекләре -  шигъри  юллар итеп тезеп  калдырган... Ә хәзер телне сөючеләр, туган телдә иҗат итүче, Тукай мирасын дәвам итүчеләр бармы соң? Әлбәттә, бар. Бүгенге көн татар әдәбиятын  яшәтүче, аңа чаткы өстәп торучы, әдәбиятның йөзек кашы булган  Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсен шундыйларның берсе дип әйтсәк, һич тә ялгыш булмас... Фәтхулла абый Абдуллин җитәкчелегендәге бу   иҗат берләшмәсенең  быел 45 еллык юбилее булып узды. Биредә иҗат сөючеләр, шигырь уты белән янып яшәүчеләр җыелган иде.  Минем  үземә дә шул бәхеткә ирешергә насыйп булды.

Зурлап килүчеләр арасында  шәһәребез кунаклары: Разил Вәлиев, язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан да бар иде. Алар  дусларына иҗат чишмәләренең саекмавын,  каләмнәренең каралары кимемәвен теләделәр. Мин дә бу изге теләкләргә  кушылам  һәм хөрмәтле “Кама таңнары” иҗади берләшмәсе әгъзаларын ихлас күңелдән шушы якты бәйрәмнәре белән тәбрикләп,  исәнлек, бәхет- сөенечләр,  зур уңышлар теләп калам!

         Йолдыз булып яшәгез сез,

         Яктыртып бу дөньяны.

         Сез татарның горурлыгы

         Көче, кодрәт,  иманы...

         Гел сөендереп яшәгез,

         Бөтен дөнья шатлансын!   

         Сезгә иңгән илһам нуры,

         Гел  яктылык таратсын!

 14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Р.Р. Абдушова.



К списку новостей