Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Батырларның даны мәңгелек!
Опубликовано: 13.12.20139 нчы декабрьдә Татарстанда һәм, гомумән, бөтен илдә Ватан Геройларын хөрмәтләделәр. Бөек Ватан сугышы еракта калса да, йөрәктәге яралар әле һаман да төзәлми, кешеләрнең үлемсез хәтере аша безне михнәтле, шул ук вакытта бөтенхалык батырлыгының онытылмас көннәренә алып кайта. Еллар узган саен без халкыбызның сугышта күрсәткән батырлыкларын көннән-көн ныграк аңлыйбыз, алар белән кызыксынабыз. Бөек Ватан сугышы чорына караган һәр язма, һәр документ – яшь буынны Ватаныбызның чын гражданины итеп, патриотик рухта тәрбияләү чарасы буларак кадерле һәм алыштыргысыз хәзинә. Шуны истә тотып, 10 нчы декабрь көнне 14 нче лицейда “Батырларның даны мәңгелек!” дигән шәһәркүләм сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Сценарий директор урынбасарлары Пустоплеснова О.О. һәм Габидуллина Н.И. тарафыннан шулкадәр оста төзелгән ки, бер сәгать вакыт эчендә бик күп мәгълүмат бирелде. Алар концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Кунаклар балаларның иҗат җимешләренә куанып, сокланып туя алмадылар; чөнки балачакның төп сыйфаты: иң тыныч, якты, бетмәс-төкәнмәс озын һәм тоташ сөенечле көннәрдән торган бәхетле гомер ул...
Бер генә бәйрәм дә хөрмәтле, кадерле кунаклардан башка үтми, менә алар: Малышева Клавдия Филипповна - Социалистик Хезмәт Герое, Смирнова Таисия Герасимовна - Социалистик Хезмәт Герое Королёв Евгений Никифоровичның хатыны; Бөек Ватан сугышында катнашучылар: Галанова Екатерина Павловна, Акимов Владимир Матвеевич, Ляманова Валентина Борисовна, Мачтаков Степан Степанович, Адылёва Альбина Николаевна һәм шәһәребез аксакаллары Минһаҗев Суфиян Минһаҗевич, Ягафаров Миңнегаян Ягафарович...
Геройларны бәйрәм белән котлаучылар да күп булды: Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Куприянова Татьяна Адиславовна, ветераннар Советы рәисенең урынбасарлары Наговицына Татьяна Андреевна, Ризванов Казбек Кәрәмович; Түбән Кама хәрби комиссариаты исеменнән Ситдиков Газинур Фәйзерахманович, мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Щербакова Ольга Александровна, Эчке эшләр идарәсенең ветераннар Советы рәисе Попков Александр Дмитриевич. Ниһаять, 14 нче лицей директоры Кәлимуллина Сәлимә Сәитовна кунакларны бәйрәм белән котлап җылы сүзләрен җиткерде һәм әңгәмә кунаклар хөрмәтенә әзерләнгән чәй табыны янында дәвам итте.
Әйе, батырлар күп татар илендә... Түбән Камадан Абызов Григорий Алексадрович, Болодурин Иван Петрович, Кайманов Никита Фадеевич, Привалов Дмитрий Карпович, Давыдов Селиверст Васильевич – Советлар Союзы Геройлары; Социалистик Хезмәт Герое: Королёв Евгений Никифорович, Лемаев Николай Васильевич, Белоусов Сергей Георгиевич, Мәүлиев Мисбах Мәүлиевич, Әхмәдиева Ганҗә Галимовна, Малышева Клавдия Филипповна; Дан Орденының тулы кавалеры: Гайнуллин Рифкат Хәйруллович, Ибраһимов Гарифҗан Ибраһимович, Заев Александр Алексеевич, Варфоломеев Василий Михайлович, Николаев Яков Иванович...
Яшь буын батырларны онытмаска, тарихыбыз белән кызыксынырга тиеш. Без бүгенге матур, бәхетле тормышыбыз белән алар алдында мәңгегә бурычлы. Алар – безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез.
Бүгенге көндә шәһәрдә яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү тулы көченә эшли. Мәктәп, училище, техникумнарда, башка уку йортларында яшүсмер ир-егетләрне хәрби хезмәткә хәзерләү, әлеге һөнәргә мәхәббәт уяту өлкәсендә зур җаваплылык йөкләнгән. Соңгы елларда әлеге алым бераз сүлпәнләнгән булса, бүгенге көндә ул тагын яңартылды. Аның якты үрнәге итеп шәһәребезнең 14 нче лицеенда ачылган юстиция һәм милиция классларын китерергә була. Гомумән, шәһәребездә һәм республика күләмендә хәрби-патриотик тәрбия югары дәрәҗәдә. Илебезнең иминлеген, аның чикләрен саклаучы лаеклы алмаш үсә дияргә тулы нигез бар.
14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И. Габидуллина
К списку новостей













