• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Google Татарстанда яңа проект башлады

Опубликовано: 17.10.2013

       Бөек шәхесебез Р.Фәхретдин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш.    

     Хәзер безнең илдә мәгариф тирәлегенә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә. Мондый шартларда укытучы күптөрле инновацион технологияләргә, идеяләргә юнәлеш тотарга тиеш була.   Яңа педагогик технологияләрнең төп максаты: белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Шушы максатны истә тотып, Google Татарстанда интернет куллануны арттыру максатында “Татарстан, алга!” дип исемләнгән программа әзерләде. Әлеге чара Казандагы IT-Паркта уздырылды.  Татарстан хөкүмәте ярдәмендә оештырылган  бу программа  эшмәкәрләргә, компьютер программалары язучыларга, укытучыларга, дәүләт хезмәткәрләренә һәм гади интернет кулланучыларга юнәлтелгән. Бу конференциядә Түбән Кама шәһәреннән дә укытучылар бар иде. 14 нче лицейдан татар теле һәм әдәбияты укытучылары Абдушова Р.Р. һәм Мифтахова Э.Ф. катнашты.

      Бүгенге көндә укытуда яңа информацион технологияләр куллану, компьютердан нәтиҗәле файдалану – дидактика һәм методиканың әһәмиятле бурычы. Татар телен һәм әдәбиятын укытуны компьютерлаштыру һәр укучының белем эчтәлеген үзләштерүе, аның теләген, омтылышын һәм сәләтен канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру юлында тагын бер адым булып тора. “Татарстан, алга!”дип исемләнгән бу программаны без бик отышлы дип уйлыйбыз. Чөнки Google әлеге программа  ярдәмендә кешеләрнең заманча интернет-технологияләрне куллану белән генә чикләнеп калмыйча, тормышны җиңеләйтүче һәм яхшыртучы төрле проектларга аларның да өлеш кертүенә ирешергә тели.

       Google әлеге программаны башта Татарстанда оештырып караганнан соң “Google белән бергә алга!” исемле Русиякүләм программа кысаларында аны Русиянең төрле төбәкләренә җәелдерергә җыена.

 Мифтахова Эльмира  Флюр кызы,  татар теле һәм әдәбияты укытучысы



К списку новостей