Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Моңсу комедия карадык...
Опубликовано: 14.10.2013Ерак офыктан иңгән нур, керфек очына кунып, күңелдә булган хисләрне кузгатып җибәрә... Әкрен генә тирбәлгән моң дулкыны азан тавышына кушылып, күңелләргә сафлык, җанга рухи азык бирә. Эх, иманлы Аллаһ йорты – мәчетләребездә, мондый тойгылар кичерү гадәти хәл ул, диярсез. Бәхәссез, бу шулай. Аллаһ Тәгаләгә карата булган хөрмәтебезне раслау һәм, шулай ук, күңел пакьлегенә ирешү, авыр халәттән бушану өчен мәчетләргә йөрибез. Әлбәттә, җан азыгы ала торган башка урыннар да бар бит, диярсез, килешәм. Мәсәлән, эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия булган сәхнә әсәре карау...
Шуңа да, рухи сафлык алырдай урыннарга театрны да кертмичә ярамас. Без, ягъни татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Насыйрова Фәридә Мирсат кызы, Әбуярова Сәмәрә Миңнефаил кызы һәм мин, Абдушова Рузилә Рафаэль кызы, 7г-8л сыйныфы укучылары белән берлектә, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тарафыннан куелган Гаяз Исхакыйның (Р.Садриев инсценировкасы) “Сөннәтче бабай” спектаклен карап кайту бәхетенә ирешкәч, әнә шундый фикергә килдек.
Безне илаһи дулкынга алып кереп киткән моңлы азан тавышы да, нәкъ менә сәхнәдән яңгырый иде.. Аннан алган тәэсирләр әле һаман да уйландыра, җиһанга булган караш башка юнәлеш ала, яшь булуыңа карамастан, яшәү фәлсәфәсе, эстетик кыйммәтләр турында тирәнрәк уйлана башлыйсың... Дөрестән дә, өч көнлек җиһан сулышын тоеп яшибез, әмма шул мизгел эчендә ничәмә ничә буын алышынырга өлгергән икән бит... Без, 90 нчы ел балаларыннан соң, яңа буынның гаять тә үзгә булуын, үзләренә генә хас яңалыклары белән аерылып торуларын аңлыйбыз... Бу сәхнә әсәрен караганда, аеруча ачык чагылыш таба: укучыларга кызык, алар бит күрмәгән гореф-гадәтләрне күзәтәләр, элекке стиль белән танышалар, гадәтләренчә рус яки инглиз теленнән кергән җырлар түгел, ә саф татар моңын ишетәләр... Ә бу исә, туган, газиз халкыңның гореф-гадәтләре онытылмавы, аның сәхнә әсәрләрендә булса да сакланып, яңа буынга барып җитәчәге турында алхәбәр. Ә шундый җаваплы миссияне башкаручылар – артистларыбыз. Аларның күңел биреп уйнаулары, без яшьләргә әйтәсе килгән фикерләре – берсе дә эзсез калмады.
Хөрмәтле артистларыбыз, без сезнең җан авазын ишеттек. Шәһәр тузаныннан керләнеп барган җаннарыбызга иман нуры, рухи сафлык өстәвегез өчен Сезгә ихлас күңелдән рәхмәтлебез.
14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдушова Р.Р.
К списку новостей













